erid:2VtzquqpS7d
Гүзәл алтын медаль иясе булды. Спортта түгел...
Арча яңалыклары

Гүзәл алтын медаль иясе булды. Спортта түгел...

Котлыйбыз, Гүзәл. Тагын җиңүләр насыйп булсын.

Арчадан Гүзәл Валиева "Абилимпикс-2023" Бөтенроссия бәйгесендә алтын медаль иясе булган. Ул ыргак энә беләү бәйләү номинациясендә үз һөнәрен күрсәткән. Гүзәл сайлап алу турында җиңеп чыгып, республика буенча беренче булган һәм Татарстан командасы составына кергән. 

- Башта өченче, аннан икенче урынны яулаганнарны чакырдылар. Мин төшеп калганмын икән, дип уйларга өлгермәдем, исемемне атадылар. Алтын медаль! Сөенечемнән елап җибәрдем. Кулга Татарстан флагы тоттырдылар. Безнең белән Татарстаннан килгәннәр: "Татарстан, Татарстан",  дип кычкыра башлады. Шунда күңелдә горурлану хисе туды,  диде Гүзәл.

Тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев