Реклама
Арча яңалыклары
Гыйбрәтләр...
Кичә Корьән ашында булдык. Андый җыелган урында гыйбрәтләрне ишетми калмыйсың.
Догалар укылып, табынндагы ризыклардан авыз иткәннән соң, хуҗа хатын тәлинкә белән пироглар салынган тәлинкәне күчтәнәч итеп өләшеп чыкты. Шул вакыт бер дини ханым, "аша да һәм тагын төяп тә кит, менә бу бер дә дөрес түгел инде", - дип әйтеп куйды. Һәм сөйләвен дәвам итте. "Төрле кеше бар бит. Бер көнне базарга бер хатын керде. Кемедер мәрхүм булган. Минем кеше шикелле мул итеп аш үткәрергә акчам юк, дип елап җибәрде. "Ашны үткәрмәсәң дә була, үткәрәсең килсә, тыйнак итеп әзерлә табыныңны, дидем.
"Кешедән калышып булмый", - диде
Сөйләшүгә тагын бер ханым кушылды.
- Бер гарәп ашка укырга килгән. Артык мул табынны күргәч, укымыйм, дип кайтып киткән... Танышларымда булган хәл бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
гарэп олгеме? бар икэн
0
0
0
0
гарэп олгеме? бар икэн..
0
0