erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр эшче – миллионер

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы Шушмабашта узды.

“Северный“ хуҗалыгында яңа технологияләрне 2019 елның көзендә кертә башлаганнар иде.

Көтү белән идарә итү, ашату программалары эшли башлагач нәтиҗәләр озак көттермәде. 2019 елда 48036 центнер сөт җитештерелсә, 2022 елда ул 79500 центнерга җитте,  үсеш 65 процент!

Хуҗалык җитәкчесе Илнар Мөхлисов үзенең хисап чыгышында һәр тармактагы эшләр торышына анализ ясады. Узган ел бер килограмм ашлык җитештерү 6,98 сумга төшкән, аны 7 сум 64 тиенгә сатканнар. Рентабельлелек 12 процент.

Бер литр сөтне 25,8 сумга җитештергәннәр, 36,38 сумга (2021 елда 28,61 сум булган) сатканнар. “Терлекчелек хуҗалыкка ел буе акча кертеп торучы тармак, - диде җитәкче. 76 млн 480 мең сум табыш алынды, рентабельлелек - 41 процент“.

Әлеге саннар киләчәктә кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген тагын бер тапкыр раслый. Узган ел 6 меңгә якын терлеккә исәпләнгән комплекска нигез салынды. 2023 елда сөт җитештерүне – 15, ит җитештерүне – 10 процентка арттыру, үгезләрдән тәүлеклек артым алуны бер килограммга җиткерү бурычы куела.

Терлекчелектә югары  күрсәткечләргә ирешү өчен ныклы азык базасы булдырырга кирәк. Бу юнәлештә дә ныклап эшлиләр. 

Корылыклы җәйләр ешаеп китүен исәпкә алып, дәүләт программасы ярдәмендә сугару җайланмалары кайтарылды, буалар төзелде. Носыда кукуруз һәм күпьеллык үлән басуларын сугардылар, быел Шекә бригадасында да сугара башлыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалык үзенең кешеләре белән көчле. Шекә фермасында эшләүче Камил Низамов 2022 елда һәр сыердан 8023 килограмм сөт сауган! Миләүшә Петрова, Нәзирә Нигъмәтҗанова, Рәшидә Сафиуллина, Гүзәлия Сафина, Рәдис Хәйретдинов аннан азга гына калышалар.

Шекә бригадасында терлек караучы Рөстәм Хәмитов бер килограммнан артык тәүлеклек үсеш алуга ирешкән.

2022 елда бер эшчегә уртача 3 млн 800 мең сумлык продукция җитештерелгән. Һәр эшче миллионер булып чыга бит инде. Үзләре күпме ала дисәгез – уртача айлык хезмәт хакы – 36 мең  сумга якын.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов җирлеккә кергән авылларда яшәүчеләрнең активлыгын билгеләп үтте. Узган ел шәхси хуҗалыклар 2021 елга караганда 1445 центнер сөтне күбрәк сатканнар. Баш саны да арту ягында. Сыерлар өчен 2 млн сумга якын субсидия бирелгән. Ике хуҗалык кечкенә ферма төзү өчен 400 һәм 200 мең сум субсидия алган. Шушмабаштан Алия Шакирова  436 центнер сөт саткан. Әлтаф Габдрахманов, Илдустан Азат Сафин, Үгез Елгадан Альберт Гарәфетдинов, Носыдан Тәбрис Яруллин, Ишнараттан Әлфия Галләмова, Сәрдәбаштан Владимир Петров иң күп сөт тапшыручылар исемлегендә.

2022 елда 10 бала туган, 2021 елда 7 булган. Монысы бераз күңелне күтәрерлек. Әмма 36 кеше (2021 елда – 32) бакый дөньяга күчкән. 6 яңа гаилә барлыкка килгән, 1 гаилә аерылган.

Хисап җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X