Малай аягын авырттырган, бүген поликлиника эшлиме, хирург кабул итәме икән, дигән сорау белән безгә мөрәҗәгать иттеләр.
Арча үзәк хастаханәсе телеграмм каналында поликлиниканың ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләү графигы бар. Бүген 6 гыйнварда Арча поликлиникасы сәгать 8дән 14 сәгатькә кадәр эшли. Терапевт, хирург, педиатр, акушер-гинеколог, стоматолог, флюрография, процедура бүлмәсе, ЭКГ, смотровой кабинет кабул итә.
7 һәм 8 гыйнварда сәгать 8 дән 14 сәгатькә кадәр терапевт, хирург, педиатр кабул итә.
Приемный покой тәүлек әйләнәсе эшли.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев