erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялган юньлегә илтми

2024 елның 7 маенда Арча район суды районда яшәүче 30 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады.

Аны РФ Җинаять  кодексының 322.2нче маддәсендә каралган җинаятьне (Россия Федерациясендә булган урында чит ил гражданинын ялган исәпкә кую) эшләүдә гаепле дип тапты.

Хөкем ителүче, 2023 елның сентябреннән 2024 елның мартын кертеп, миграция хезмәтенә үзенең Кушлавыч авылындагы йортына 3 чит ил гражданинын исәпкә кую һәм аннан соң озайту турында ялган документлар тапшыра. Ә чынбарлыкта чит ил кешеләре анда яшәми.

Хөкем ителүче үзенең гаебен таныды һәм үкенде.

Суд әлеге ирне дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штрафка тартты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы ук көнне шундый ук хөкем карарлары Арча районында яшәүче тагын өч кешегә карата чыгарылды.

Хөкем карарлары әлегә законлы көченә кермәгән.

Р.Йосыпов, Арча районы прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев