erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авылында икенче тапкыр мөселман яшьләре спартакиадасы узды

Спорт сөюче мөселман яшьләре ярышты

7 июль көнне дүрт команда төрле спорт ярышларында көч сынашты. 
Мөселман яшьләре арасында спорт ярышлары уздыру Яңа Кенәр авылында матур традициягә әйләнде. Быел Яңа Кенәр, Саба, Балтач, Киндерле командалары Яңа Кенәр мәктәбенең спорт мәйданчыгына җыелды. Узган ел әлеге чара күләмлерәк итеп оештырылган булса, быел, Җиһангирлар паркы төзелү сәбәпле, кечкенә балалар өчен уен мәйданчыклары һәм тәм-томнар булмады. 

Бу күркәм чараның максаты – мөселман яшьләрен берләштерү, кардәшлек хисләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү һәм киләчәк буында ислам диненә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләү иде.

Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган яшьләре тарафыннан берничә спорт төрен берләштергән менә дигән бәйрәм оештырылган иде. Мини футбол, кул көрәштерү, турникта тартылу, гер күтәрү, аркан һәм таяк тартышу ярышлары узды. 

Бәйрәм ачылышында Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, ярдәмчесе Айдар хәзрәт, Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт, авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмир хәзрәт барлык катнашучыларга уңышлар теләп, Коръән аятьләрен укыды. Ирек хәзрәт динебездәге хәдисләрне мисалга китереп, бәйрәмне оештыручыларга мактау сүзләрен җиткерде. 
– Бу ярышлар безне берләштерә. Сез, мөселман яшьләре, безнең киләчәгебез. Ерак араларны якын итеп килүегез өчен Аллаһ Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын, – диде ул.

Ярышларга бәя бирүче баш хөкемдар, авылдагы спорт тормышы өчен янып йөрүче Ришат Садиков һәр юнәлеш буенча билгеләнгән хөкемдарлар белән таныштырды һәм спартакиадага старт бирде. 

Мөселман яшьләре өчен әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе, Яңа Кенәр мәчете имамы ярдәмчесе Таһир Аксаков, уеннар тәмамланыр алдыннан, катнашучыларга ике зур казан белән пылау алып килде. Бәйрәмгә килгән һәркем төшке аш белән сыйланды. 
– Бер елны балалар өчен Сабантуй уздырган булсак, менә инде ике ел спорт ярышлары уздырабыз. Аллаһка шөкер, быел да әйбәт кенә үтте. Иганәчеләребез сер булып калсын, алар үзләрен күрсәтергә теләми. Барысы да Кенәр яшьләре. Һәркайсын Аллаһ Тәгалә үзе ярдәменнән ташламасын. Элек-электән спорт ягыннан көчле булган Кенәребездә мондый спартакиадаларның ел да узуын телим. Киләсе елга зуррак итеп уздырырбыз дип ышанып калабыз, – диде ул.

Ярышлар дүрт сәгать дәвам итте. Барлык ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билгеләнде. 
Хуҗалар, кунакларга юл биреп, дүртенче урында калдылар. Беренчелекне Саба районы Яңа Сала авылы командасы, икенче урынны Казанның Киндерле бистәсе “Әхтәм” мәчете спортчылары һәм өченче урынны Балтачлар яулады. Җиңүчеләргә кубок, диплом-медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев