Яңа Кенәр мәчетендә МХОдагы егетләргә Коръән ашы укытылды
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең якыннары мәчеткә җыелды
4 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәчетендә әлеге авылдан махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләр хөрмәтенә Коръән ашы уздырылды. Бу гамәлне солдатларның әниләре, тормыш иптәшләре оештырды.
Алар мәчеттә җыелышып табын әзерләде һәм илләребездә тынычлык булсын, якыннарыбыз тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсын дип догалар кылдылар.
Табын түрендә утыручы Надия абыстай һәркем белән танышып, аларның теләкләрнең тыңлап, ихлас күңеленнән Коръән сурәләрен укыды. Бирегә җыелган һәркемнең теләге бер иде: "Якыннарыбыз тизрәк исән-имин, аек акыл белән өйләребезгә әйләнеп кайтсын!"
Мәчеткә килгән ханымнар сәдака җыеп, авыл мәчетенең капка-коймасы төзелешенә булыр дип тапшырып калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев