erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәрдә яшь көрәшчеләр бил алыша
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә яшь көрәшчеләр бил алыша

Җиңүләр телибез.

Бүген Яңа  Кенәрдә көрәш буенча ярышлар бара. Ул авыл мәчете призына оештырылды. Ярышларда  2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәкләр көч сынаша.

Яңа Кенәрдә үткән көрәш буенча ярышка Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан барлыгы 115 яшь көрәшче килде.

Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча районы  көрәш Федерациясе рәисе Ринат Алеев, Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин катнашты.

- Сездән киләчәктә зур, көчле көрәшчеләр көтеп калабыз, - диде Алмаз Хисаметдинов һәм егетләргә җиңүләр теләде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев