erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә җиһангирлар очрашты

Җиһангирлар паркында һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Яңа Кенәрдә җиһангирлар очрашты. Казаннан тулы бер автобус белән мәктәп укучылары, укытучылар кайтты. Арчадан Җиһангирлар төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов аларга экскурсовод булды. Байконурда бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре дә килде. Очрашуда район хәрби комиссары Азат Вахитов, Байконурда эшләгән подполковниклар Булат Нуриәхмәтов, Александр Белов  катнашты. Очрашу башта Яңа Кенәр мәктәбендә булды. Аннан Җиһангирлар паркына, Яңа Кырлайга бардылар. Җиһангирлар паркында һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Яңа Кенәрдәге очрашуга кайткан Хәлит Хөсәенов:

“Мин Казаннан, - дип сөйләде. – Бүген өчәү кайттык. Югары белемле егетләр без, институттан соң, 50 кеше Калиниградка хезмәт итәргә китәсе идек. Әмма ул вакытта безне армиягә алган вакытта ил җитәкчесе Леонид Брежнев вафат булды. Самарада безнең маршрутны кинәт кенә үзгәрттеләр - Казахстанга озаттылар. Шулай итеп без Байконур космодромына эләктек. Мин үзем финанс-экономика институтын тәмамладым. Без башта өйрәнүләр үттек, аннан частьларга бүлделәр. Бу космик корабльләр оча торган полигон инде. Анда без Төбәк-Чокырчадан Сергей Рысаев, мин, Арчадан Зөлфәт Фазылҗанов, Әтнәдән Зөлфәт Хәмитов һ.б. хезмәт иттек. Мин ротада старшина идем, Сергей Рысаев үз ротасында старшина,  Зөфәр Фатыйхҗанов минем ротада отделение командиры. Без инде анда югары белемлеләр комнадирлар кебек булдык. Төзелештә эшләдек. Тимер юллар төзедек. Бик зур рәхмәт Хәлил Гайнетдиновка, ул педагогик белемле бик грамоталы кеше, космонавтика темасын гел истә тота, өйрәнә, башкаларга өйрәтә, безне очраштыра. Менә Яңа Кенәрдә Җиһангирлар паркы булдырылды". 

Ул вакытта солдатлар дөньяда иң беренчесе һәм иң зуры  булган Байконур космодромын төзүдә катнашалар. Еллар үткән саен бу кызыксыну кимеми, киресенчә, арта гына бара. Иң тырышып йөрүче якташыбыз "Җиһангирлар" төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов Ким Шакиров белән  космоска багышланган китап та чыгаралар. Анда Советлар Союзы һәм Россиядәге космик проектларны төзүдә катнашкан татарлар һәм татарстанлылар турында барлык мәгълүматлар да бар. Китапка 700 фамилия кергән, шуларның 400е – татарныкы. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре