erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә инклюзив бал узды

Сәнгать гаҗәеп образлар тудырырга, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәргә һәм төрле кешеләрне берләштерергә мөмкинлек бирә, анда чикләүләр юк. Моның шулай икәнен районыбызда узган инклюзив бал тагын бер кат раслады

21 ноябрь көнне Арча районында “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе тарафыннан оештырылган, “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә III республикакүләм инклюзив бал үтте. Ул Яңа Кенәр авылы мәктәбендә урта һәм интернат мәктәп укучылары катнашында оештырылган иде. 

Ике ел рәттән әлеге бал Казанда гына уздырылган булса, быелдан республиканың район балаларын да җәлеп итәргә дип карар кылынган. 
Инклюзия – физик үсешендә кыенлыклары, шул исәптән инвалидлык яки менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне җәмгыятьтә актив тормышка кертү дигән сүз ул. Димәк, мондый баллар җәмгыятьтә актив булмаучы балаларга бер-берсе белән моңарчы булдырылмаган мохиттә аралашырга, үзләрен иркен тотып ял итәргә мөмкинлек бирә. 

Яңа Кенәрдә узган бу чара чикле мөмкинлекләргә ирек бирү белән беррәттән, ике мәктәп арасындагы дуслык җепләрен дә ныгытты. Чөнки балда катнашучы укучылар бер көн генә түгел, берничә атна алдан күрешеп, биюләрне бергәләп кабатлыйлар. Аларга Яңа Кенәр балалар иҗат йорты укытучылары Ләйсән Хәкимова, Әлфия Бакиева һәм Сөмбелә Хәнәфиева тугыз төрле бию өйрәтәләр.

Инклюзив балда Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова, “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина, III республика инклюзив балының сәнгать җитәкчесе Неля Суркина, районның “Алдынгылар хәрәкәте” җирле бүлекчәсе советы рәисе Лия Ильина һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов катнашты.
Алар һәркайсы балаларга булган соклану, горурлану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
– Сез бүген барыгыз да бик матурлар. Гел шундый күтәренке кәеф белән яшәп, тирә якка матурлык өләшегез. Бүгенге тантаналы чараны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм, бик матур бәйрәмдә катнашабыз, – диде Динә Ибраһимова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балда 12 яшьтән өлкән егет-кызлар катнашты. Кызларның чәчләре матур итеп ясалган, купшы күлмәкләрдән, ә егетләр костюм-чалбарлардан иде. Берничә төрле вальс, мазурка, борынгы итальянча романеско биюе, татар вальсы, павана дип аталучы тантаналы акрын бию башкарды алар. 

Чара ахырында балның Патшасын һәм Патшабикәсен сайладылар. 1нче сыйныфтан Яңа Кенәр интернат мәктәбендә тәрбияләнүче Алисә Мөхәммәтова һәм Владимир Тимофеевка таҗлар бүләк ителде. Алар 9нчы сыйныфта белем алалар. Алисә – Арча кызы, Владимир – Яшел Үзәннеке. Икесе дә күп балалы гаиләдән. 30 ноябрьдә Казанда узачак инклюзив балда егет белән кыз Арча районын тәкъдим итәчәк. ВКонтакте социаль челтәренең республика инклюзив балы төркемендә кичке сәгать биштә чараның туры трансляциясен карарга мөмкин булачак.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев