erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа китап

Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин хәбәр итә.

                                                 Яңа китап.

     Арча районы Кәче мәктәбенең  3 нче сыйныф укучысы Илгизә Шигабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китапчыгы көн күрде. Бу кечкенә китапка һәр сүзе “К” хәрефеннән генә башланган берничә хикәя, кроссворд, табышмаклар кергән.

    Мәктәптә тантаналы шартларда бу китаплар Илгизәгә тапшырылды. Автор мәктәп укытучыларын, укучыларын үзе һәм китабы белән таныштырып үтте:   “ Мин, Шигабиева Илгизә Айнур кызы, 2014 нче елның 11 нче январенда Арча районы Кәче авылында тудым.  Кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, җырлар җырларга яратам. Мәктәптә укый башлагач, бадминтон, шашка, шахмат уйнарга өйрәндем. Шашка буенча район ярышларында күп тапкырлар призлы урыннар яуладым. Безнең Кәче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Хәйдәр абый Зәйнуллин “К” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган 30 263 сүзле “Кәрим коесы” әсәрен көз көне мәктәп укучыларына, укытучыларына тәкъдим итте. Бу бик матур китапны күргәч, минем дә аның кебек язучы буласым килде. Бу кичәне  журналистлар видеога   төшерделәр. Кичәдә “К” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән җөмлә төзеп карарга куштылыр. “Калфак кидем, килешәме?” дигән җөмлә төзеп мин дә бу видеога кереп калдым.

     Минем язасы килү теләгемне Хәйдәр абый хуплап алды. Ул темалар бирде. Иң беренче язган “Кычыткан” дигән хикәям  “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып та чыкты. Бик сөендем. Минем дә киләчәктә үз китабымны китабымны чыгарасым килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Бу китабыма булышкан Хәйдәр абый Зәйнуллинга, укытучы апаларым  Фәнүзә Закирова, Энҗе Әхмәтҗановаларга , иганәчелек ярдәме күрсәткән Арчадан Фидарис абый Җиһангировка, Илкомда матур китапчык ясап биргән Эльвира апа Мортазинага олы рхмәтемне белдерәм”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре