erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Яшь дәүләт хезмәткәрләренә аңлату эшләре алып барылды

Яшь кадрлар чыгышларны кызыксынып тыңладылар.

Район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина һәм район Советы аппаратының кадрлар секторы мөдире Эльвина Салихова катнашында утырыш булды. Яшь дәүләт хезмәткәрләренә коррупция белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләшенде. Гади генә әйткәндә, дәүләт эшендә нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый - сүз шул турыда барды. Коррупциягә каршы көрәш максатларында дәүләт эшендә закон нигезендә чикләүләр, тыюлар һәм бурычлар хакында иде чыгышлар.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев