erid:2VtzquqpS7d
Игелекле эшләр
Арча яңалыклары

Игелекле эшләр

Сокланабыз!

Район иҗтимагый советының күчмә утырышы урыннарга барып үткәрелә.  Халык тормышы белән танышып,  уңай күренешләрне күреп,  проблемаларны өйрәнеп кайталар.  Без дә ул очрашуларда катнашабыз,  мәкаләләр язабыз.  Без Урта Аты авыл җирлегендә булганны яздык инде. Әмма кайбер дулкынландырган мәсьәләләр турында аерым язабыз. Бу юлы Утар Атыда яшәүче Гөлара апа Сөләйманова турында аерым язып үтәм.  Гөлара апа елга аша күпер төзүгә 100 мең сум акча биргән ветеран.  Бу турыда язылганы да бар.  Әмма без тагын язабыз. Чөнки мондый игелекле хәлләрне эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Һәм ветераннарның мөмкинлеге дә җитмәскә мөмкин.  Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева: "Гөлара апа елга аша шушы күпердән күршесе ахирәте янына да чыгып йөрде" дип сөйләде. 

Без Гөлара апага исәнлек-саулык телибез!  Гөлара апа,  бу тормыш сенең кебек кешеләр белән күркәм! 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев