erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә: комбайнчылар бүләкләнде

20 декабрьдә район хакимиятендә республика конкурсында җиңү яулаган комбайнчыларны бүләкләү тантанасы булды.

– Биредә ил-көнебезнең бөтенлеген тәэмин итүдә зур тырышлык күрсәткән, туган якның кырларын, аның бәрәкәтле туфрагын яратучы, хезмәттән ләззәт алып яшәүче кыр батырлары утыра, – дип тантананы башлап җибәрде алып баручы Рамил Мөхетдинов.

Арча сандугачы Расих Галимҗанов, баянчы Нәзир Фәхретдинов “Игенче“ җырын бүләк иттеләр. Расих белән Нәзир сәхнәләрдә генә җырлап йөрмиләр, кыр эшләре чорында агитбригада белән басуларда, ындыр табакларында эшләүчеләр алдында чыгыш  ясый алар.

– Без сезнең күбегез белән таныш, - диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Басуларда очрашып, алдынгыларны бүләкләп торабыз. Район тарихы сезнең кебек кешеләр белән языла. Булганыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт! 

Район ашлыкның тулай җыемы буенча күп еллар беренче өчлектән төшми. Бәрәңге җитештерү буенча беренче урында. Ит, сөт җитештерү буенча да лаеклы урыннарда.
Район башлыгы республика конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2023 елгы урып-җыю кампаниясе барышында республика күләмендә иң күп ашлык суктырып җиңүче булган һәм 50шәр мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән комбайнчылар: “Тукай“ хуҗалыгыннан Рәдиф Сәфәров, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Илшат Котдусов, Ранил Мөхәммәтшин, Раил Фәйзрахманов, Фәнзил Минсафин, Рамил Нуриев, “Северный“ хуҗалыгыннан Кадыйр Шәкүров, “Игенче“ ширкәтеннән Илнур Абдрахманов, Харис Вильданов,  Хәниф Вильданов, Марат Абдуллин, “Казанка“ ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин,  “Кырлай“ ширкәтеннән Нияз Гыйльфанов, Рафис Җәләлиев, Самат Шакиров, Расих Галимҗанов, Рөстәм Галимуллин, Радик Шәйхетдинов.

2023 елгы азык әзерләү кампаниясе барышында республика күләмендә иң күп терлек азыгы әзерләп җиңүче булган һәм 50шәр мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән комбайнчылар: “Аю“ ширкәтеннән Фәнис Мәннанов, “Северный“ хуҗалыгыннан Фирзәр Камалетдинов, “Яңарыш“ ширкәтеннән  Ришат Хафизов.

2023 елгы урып-җыю кампаниясе барышында республика күләмендә игеннәрне теземнәргә салуда җиңүче булган һәм 40шар мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән комбайнчылар: “Аю“ ширкәтеннән Салават Сафиуллин, “Ватан“ ширкәтеннән Әмир Газыймов.

2023 елгы урып-җыю кампаниясе барышында район күләмендә иң күп ашлык суктырып җиңүче булган һәм 30ар мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән комбайнчылар: “Ватан“ ширкәтеннән Дамир Фәйзиев, “Яңарыш“ ширкәтеннән Фәрид Хөснетдинов, Фәнил Хөснетдинов, “Игенче“ ширкәтеннән Ильяр Сибгатуллин, Расих Нәҗметдинов, Ришат Закиров, “Северный“ хуҗалыгыннан Равил Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев