erid:2VtzquqpS7d
“Игътибар - балалар!” профилактик чарасы башлана.
Арча яңалыклары

“Игътибар - балалар!” профилактик чарасы башлана.

Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм балалар, яшүсмерләрнең юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту максатыннан, 2020 елның 24 августыннан 6 сентябренә кадәр “Игътибар - балалар!” дип аталучы республикакүләм профилактик чара уздырылачак.

Арча районында бу елның 7 аенда 16 яшькә кадәр балалар катнашында 3 юл фаҗигасы теркәлгән. Аларда 4 бала зыян күргән.

“Игътибар - балалар!” чарасы кысаларында балаларны машинада утыртып йөрткәндә барлык кагыйдәләр үтәлеше, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүе, уткайтарткыч элементларның булуы тикшереләчәк. Юлларда балаларның үз-үзләрен дөрес тоту буенча ата-аналар җыелышлары уздырылачак.

Арча районы буенча Дәүләт автоинспекциясе һәркемне игътибарлы булырга чакыра.


Арча районы гибдд рт

Нет комментариев