“Иксез-чиксез“ проекты кысаларында “Наласа әкиятләре“ күрсәтелде
17 июньнән 22 июньгә кадәр республиканың өч авылында “Иксез-чиксез“ дип аталган проект буенча эш нәтиҗәләре – спектакльләр күрсәтү була. Әлеге проект “Татнефть“ акционерлык җәмгыяте гранты ярдәмендә “Живой город“ фонды тарафыннан тормышка ашырыла.
18 июньдә Наласа урта мәктәбендә шушы проект ярдәмендә әлеге мәктәп укучылары белән бергәләп әзерләнгән “Наласа әкиятләре“ дигән спектакльне күрсәттеләр.
Мин килгәндә спектакльнең репетициясе бара иде, башланырга бер сәгатькә якын вакыт бар. Алданрак килү ярады. Милли проект кураторы Алена Батулла белән иркенләп сөйләштек. Алена һәрберебезгә таныш булган Рабит Батулланың килене, улы Нурбәкнең хатыны булып чыкты. Бик ачык әңгәмәдәш. “Моң“ мәйданчыгының милли проектлар кураторы.
– Без әлеге проект буенча республика мәктәпләре арасында конкурс игълан иткән идек, – диде ул. – Уннан артык мәктәп катнашырга теләк белдерде. Шулар арасыннан өч мәктәпне сайлап алдык. Теләк белдерү әле эшнең башы гына иде. Башка шартлар да бар иде, мәктәпләр үзләренең проектларын, видеоязмалар җибәрделәр. Конкурста Лаеш районының Усад, Саба районының Зур Кибәче, Арча районының Наласа мәктәпләре җиңеп чыкты. Наласа мәктәбе укучылары “Наласа әкиятләре“ дигән спектакль әзерләделәр. Аларга “Шаян ТВ“ мөхәррире Талия Төхфәтуллина (аның әнисе Әлфия Госман кызы. Наласа авылыннан, Арча педагогика көллиятендә татар теле укыта), “Идел“ журналы мөхәррире, шагыйрә Зөләйха Камалова, хореограф, видео төшерүче Ася Баһаветдинова ярдәм итте. Спектакльне укучылар белән бергә яздык.
Спектакльне карарга тамашачылар да шактый җыелган иде. Үз балаңның яки оныгыңның сәхнәдә чыгыш ясавын карарга ничек килмисең инде!
Наласа зур авыл, тарихы да гасырлар белән исәпләнә. Спектакль “Наласа әкиятләре“ дип аталса да, ул буыннан буынга тапшырылып килгән риваятьләргә нигезләнгән. Рабига белән Низами чишмәләре дип йөртелгән чишмәләр бүген дә тәмле сулары белән кешеләргә хезмәт итә. Спектакль барышында без экранда Наласаның матур табигатен, яшәешен, тарихын күз алдына китердек, укучылар кушаматларның тарихын да кызыклы итеп аңлатып бирделәр, җыр, биюләр, “Наласа авылы көе“ белән чыгышларын баеттылар.
Инде яшь артистларның үзләре белән дә таныштырыйк: бертуганнар Зәринә һәм Динә Төхбәтуллиналар, Зәмирә Шаһисламова, Ләйлә Фәттахова, Илназ Галимҗанов, Мәрьям Мифтахова, Инзирә Сибагәтуллина, Ания Фәттахова Раяз Төхфәтуллин, Зилә Төхфәтуллина.
Алар 22 июньдә Казан шәһәрендә “Моң“ мәйданчыгында шушы спектакльне күрсәтәчәкләр. Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев