erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илнең яшь гражданнары

​​​​​​​Хәзер яшьләргә беренче тапкыр паспортны да тантаналы шартларда тапшыра башладылар.

Хәзер яшьләргә беренче тапкыр паспортны да тантаналы шартларда тапшыра башладылар. Заманында без паспорт өстәленә бардык та, кул куйдык та алдык. Нечкәлекләре истә дә калмаган. Дөреслектә, ул кеше күңеленә гомерлеккә уелып кереп кала торган вакыйга булырга тиеш. Шуны күздә тотып, ЗАГС бүлекчәсе яшьләр өчен чын бәйрәм оештырган.

Узган атнада төрле авыллардан, Арчадан килгән алты егет һәм кыз кулларына тантаналы төстә беренче һәм иң мөһим документларын алдылар.

– Мин тугыз бала анасы. Ирем тугыз ел элек вафат булды. Ялгызым шуларны аякка бастырам. Алты кыз, өч малай иде. Берсе юл һәлакәтендә һәлак булды. Ике улым һәм бер кызым гаиләле инде. Бүген бирегә җиденче балам, 7нче сыйныфта укучы Айгөл кызым белән килдек. Яңа Кырлай мәктәбендә укый. Ул да бүген кулына паспорт ала, – диде Яңа Иябаштан Резеда Минзина.

Тантанада Арча муниципаль районы җәмәгатьчелек советы рәисе, кеше хокуклары буенча Татарстан Республикасы вәкиле ярдәмчесе Ринат Һидиятов һәм Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Лошакова катнашты. Егетләр һәм кызларга паспортларны да алар тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин паспортны Арча педагогия училищесында укыганда 1963 елда алдым. 56 ел элек булган бу хәлне әле дә хәтеремдә саклыйм. Сез белеп тә бетермисездер, паспорт алып булмый торган заманалар да бар иде. Укырга яки эшкә китәргә кирәк, ә колхоз рәисе паспортны бирми, – диде Ринат Һидиятов. – Сез бүгеннән илнең барлык хокуклары якланган тулы хокуклы гражданнары. Бу зур хөрмәт һәм горурлык. Туган илне, кече Ватаныгызны яратыгыз, яхшы укыгыз, илнең патриотлары булып үсегез.

Гөлсинә Зәкиева     

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X