Әңгәмәдәш - Арча һәм Әтнә районнары буенча районара күзәтү һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Раил Гыйльмуллин
- Раил Гомәрович, бүгенге көнгә Арча районында күпме янгын очрагы булды? Узган ел белән чагыштырганда азракмы, күбрәкме?
– Кызганыч, янгыннар булып тора. Быел 13 янгын очрагы булды. Узган ел 26 очрак теркәлгән.
– Янгыннар шәхси хуҗалыкларда чыгамы, әллә ширкәт, предприятиеләрдәме?
– Быел барлык янгынннар да шәхси хуҗалыкларда чыкты. Шуның 6сы – шәхси йортларда һәм фатирларда, 2се мунчада, 3се сарайда һәм 2се – гаражда. Янгын нәтиҗәсендә барысы 22 корылма юкка чыкты.
– Үлемнәр бармы?
– Ел башыннан янгыннарда 1961 елгы һәм 1975 елгы ике ир кеше үлде. Икесе дә исерек була. Узган ел бу чорда үлемнәр булмады. Икәү – 1951 елгы хатын-кыз һәм 1953 елгы ир кеше имгәнүләр алды. Узган ел бу чорда бер имгәнү булды. Болар барысы да уйланырга мәҗбүр итә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклекне искәртә.
– Янгыннарның төп сәбәбе нидә?
- Электр чыбыклары, электр җиһазларының төзексезлеге, аларны куллану кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү һәм ягыла торган мичтән дөрес файдаланмау янгын чыгуда төп сәбәпләр булып тора.
– Бигрәк тә нинди кимчелекләр, җитеш-сезлекләр алар?
– Төзек булмаган мичләрдән, газ казаннарыннан, төтен, һава йөри торган юллыклардан файдаланырга ярамый. Алкоголь эчемлекләрне кулланмас-ка. Өй эчендә, ишегалдында корылмаларга якын урында тәмәке тартмаска. Иске, тузган электр чыбыкларын алмаштырырга – бу эшләрне махсус белемле белгечләргә эшләтергә. Электр челтәрләренә артык көч китермәскә. Төтенгә, янган өй, сарай, мунча эченә кермәскә.
– Соңгы вакытта булган янгыннар турында әйтеп үтсәгез иде.
– 21 майда Сәрдәбаш авылында бер йорт, сарай, мунча янды. Сәбәбе - янгын сарайдагы электр җиһазларының төзексезлегеннән килеп чыга. 7 июньдә Байкал авылында сарайга ут каба. Сәбәбе – электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре бозылган.
– Нинди киңәшләр бирәсез?
– Өстәп шуны әйтәм, өй эченә янгынны белгертүче прибор алып куярга кирәк. Ул төтен исен сизүгә чыелдап кычкыра башлый, хәтта йоклаган кешене дә уята. Кимендә 4 литр сыешлы янгын сүндергеч алып куярга. Йорт, мал-мөлкәтне иминиятли күрегез. Үкенерлек булмасын. Шуны истә тотарга кирәк: күп нәрсә – үзегезнең дә, өегезнең дә исән-имин булуы – сезнең үзегездән тора. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү ул – сезнең һәм йорт-җирегез, мал-мөлкәтегезнең исән-имин булуына ышаныч дигән сүз.
– Янгын чыкса, кайларга шалтыратырга?
– Янгын чыкса, телефоннар: «01», «101», «102», «103», «104». Арча янгын часте - 3-35-91. 9-11-01 - Яңа Кенәр аерым посты, 5-13-61 - Үрнәк аерым посты, 5-12-01 - Сеҗе аерым посты.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев