Көне ачу тантанасы узды
Бүген Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң "Дамир" коесын ачу тантанасы булды.
Машинасы белән тимер юл аша чыкканда Дамир Юнысовны поезд бәреп китә. 19 Яшьлек егет һәлак була.
Бу быел февральдә генә булды. Күпмедер вакыттан соң Якты Көндә яшәүче дәү әнисе Рәсимә ханымның күршесе аны төштә күрүе турында сөйли. Дамир анда әтисенә коены төзекләндерергә һәм аңа үз исемен куярга куша. Шулай бик иртә китүе өчен гафу үтенә. Шуннан әтисе Роберт эшкә тотына.
Фидания белән Роберт Юнысовлар артистлар чакырып, өстәлләр әзерләп кое ачу тантанасы оештыра. Кечкенә генә авыл булса да, кеше бик күп килгән иде. Урамда концерт карадылар, бәяләр өчен уеннар үткәрелде, пылау белән сыйландылар.
Тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев