erid:2VtzquqpS7d
Ир хатын-кызга берничә мәртәбә пычак белән кадый һәм кача
Арча яңалыклары

Ир хатын-кызга берничә мәртәбә пычак белән кадый һәм кача

Шәһәр үзәгендәге бер кибеттә ир хатын-кызга пычак белән берничә мәртәбә кадый һәм качып китә.

Шәһәрдә җинаять кылучыны эзләү игълан ителде. Видеокамералардан алынган тетрәндергеч видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Видеодан күренгәнчә, ир-ат кибеткә йөгереп кереп, касса янында торган хатын-кызга ташлана. Ул хатынның аркасына, иңбашына  берничә мәртәбә пычак белән кадый.

 Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 47 яшьлек җинаятьче - 44 яшьлек хатын-кызның элекке ире. Алар сүзгә килә, шуннан соң ул хатынына һөҗүм итәргә карар кыла.

Зыян күргән хатын-кыз әлеге вакытта хастаханәдә.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/ir-khatyn-kyzga-bernich-mrtb-pychak-beln-kadyy-m-kacha

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев