Исән-имин хезмәт итүләрен теләп дога укыды
Ир-егетләребез намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш.
Арча һәм Әтнә районы егетләрен юл догасы укып армия сафларына озату бездә матур традициягә әверелде. Берсендә район башлыгы Илшат Нуриев һәм Россия Федерациясе Герое Дмитрий Сафин, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты департаментының эчке политика мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Раил Гомәров катнашты. Алар булачак солдатларга киңәшләрен җиткерделәр, исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләделәр. Дин күзлегеннән караганда, армиядә хезмәт итү ул – Туган ил алдындагы бурыч. Ир-егетләребез намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш. Районның мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин егетләргә шундый сүзләр җиткерде һәм исән-имин хезмәт итүләрен теләп дога укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев