erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлларыгыз имин, күңелегез шат булсын!

Бу арада Арча станциясенә йомыш белән еш төшәргә туры килде. Автобус көтеп, көнем үтәр инде, дип борчылган идем. Әмма юкка!

Арча үзәгендәге тукталышка чыгам, автобусның койрыгын күреп калсам да, икенчесе хәзер килеп җитә.  Шунда тукталышка автобусларның йөрү вакыты элеп куелган. Бер автобус белән икенчесенең арасы – 9 минут!

Бу кәгазьдә генә түгел, чыннан да, шулай икән. Элеккеге чүәк фабрикасы тукталышында төшеп калам. Кире Арчага менгәндә тукталышка килеп басуым була – автобус килеп җитә. Таксимыни, кайвакыт берүзем рәхәтләнеп утырып менәм. Эш көннәрендә шулай. Мин бу турыда Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәевкә дә әйттем.

– Яңалыклар да бар бездә, – диде Рүзәл Баязитович. – Төбәк-Чокырча авылына автобус йөри башлады. Тагын бер маршрут ачарга торабыз.

...Ә беркөнне безнең малайлар (Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәпнең 7 сыйныфында укыйлар) мәктәптән тәэсирләнеп кайтып керделәр. “Әни, беләсеңме, без нинди шәп урында булдык?! Класс! – дип, хис-тойгылары белән уртаклашты алар. – Арчада автобуслар йөриме – шулар оешмасы икән

ул “Арча АТПсы”! Өр-яңа шәп автобуска утырып Арчаны әйләндек. Биек үзе, зур! Телевизоры, вентиляциясе, һәр утыргыч янында зарядка җайланмасы бар! Идәннәрендә йомшак келәм. Ә беләсеңме, ничек атала ул? Ютонг! Класс!”

Малайларның сөйләр сүзләре күп иде. Рүзәл Баязитович үзе кабул иткән. Предприятиенең тарихы, һөнәрләр турында сөйләгән. Ул көнне сәяхәттән соң балалар ач килеш мәктәпкә баралар, дип борчылган идем. Бактың исә, ике 7А һәм 7Б сыйныфы укучылары “Венеция” ресторанында сыйланып чыкканнар. Бу сәяхәт турында икенче юлы иркенләбрәк язарбыз.

Әлеге “класс!” автобусны Арча егете Руслан Дәүләтбаевка ышанып тапшырганнар. “Җыелыш җыеп, ачкычны Рүзәл Баязитович үзе тапшырды. Сөендем, – дип сөйләде Руслан Дәүләтбаев. – Мин “АТП”да 2011 елдан эшлим. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамладым. Мәктәптән соң “КОМЗ”да – Казанның оптик-механика заводында токарь булып эшләдем. Шуннан Самарада армия хезмәте үттем. Армиягә китәр алдыннан Арчада ДОСААФта шоферлыкка Әнәс абый укытты. Хәрби комиссариат аркылы. Армиядә дә шофер булып хезмәт иттем. Хуҗаны йөрттем. 37 яшьтә. Игезәк малайларыбыз бар. Хатыным Лилия. “АТП” – миңа икенче өй кебек. Хезмәтебез җитди. Ерак юлга чыгабыз. Балалар белән дә. Башка өлкәләр белән чагыштырганда безнең Татарстанда юллар әйбәт. 40 кешелек автобус бу. Үзегез күрәсез, аскы якта пассажирлар сумка-рюкзакларын куя торган иркен урынлы уңайлы автобус. Исән-сау эшләргә язсын”.

Ишегалдына Казанга эшчеләрне йөртүче автобуслар кайтып туктады. Автобус йөртүчеләрнең хәлләрен сораштым. Апайкина-Гарь авылыннан Марсель Заһидуллин: “Монда 3 ел эшлим. Аңа кадәр Казанда автомобильләр ремонтлаучы слесарь булып эшләдем, – дип сөйләде. – “АТП”да автобус йөртәм. Казанга эшчеләр илтәбез, алып кайтабыз. Менә бүген Арча шәһәрендә йөрим. Бүген көн салкынрак, шуңа пассажирлар азрак. Җылы көнне күбрәк булалар. Җитәкчелек эш шартларын тудырып тора, хезмәт хакын вакытында алабыз, эшләгәнгә карап түлиләр. Коллектив әйбәт. Эшләргә була, теләк кенә булсын”. Сүзне Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре Нәкыйп Сабиров дәвам итте: “Тумышым белән Чиканастан, Арчада яшим. “АТП”да 34 ел эшлим. Үрнәк училищесында шоферлык һөнәрен алдым”. “Нәкыйп, “АТП”дан, барысына да кул селтәп,  китәргә теләгән вакытлар булдымы?”. “Юк, мин алай яратмыйм: бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә”. “Нәрсәсе ошады сезгә “АТП”ның?” “Таләпчәнлек, тәртип, чисталык. Автобуслар ватылса, ремонт цехы бар – слесарьлар белән бергә карыйбыз. Автобусларны куярга зур гаражы бар. Бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмыйлар”.

“АТП”да 36 ел эшләгән Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре Илгиз Сафин Арчада туып-үскән һәм әллә кая бәхет эзләп чыгып китмәгән, Арчада гаиләсе белән яши. “Коллектив дус. Эшкә җитди карый торган кешеләр эшли монда, – дип сөйли. – Эшләгән кешене җитәкчелек тә ярата. Казанга ике рейс ясыйм. 25 урынлы автобуста эшлим. Гаиләгә килгәндә, иптәшем Рәмзия белән ике бала тәрбияләп үстердек. Инде хәзер оныклар сөябез. Эшләп торырга язсын”.

Печмәнтау авылыннан Рифат Әхмәтханов “АТП”да 33 ел эшли. Арчада яши. “Мин мәктәпне тәмамлагач, “АТП”га слесарь булып эшкә килдем, – дип сөйләде ул. – Минем әти дә (Рафаэль) монда йөк машинасында эшләде. Мәрхүм инде хәзер. “АТП” йөк машинасын йөртергә укытты. Башта йөк машинасында эшләдем. Аннан автобус йөртү категориясен алдым”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Афәрин, егетләр! Эшегез җитди, күңелегез шат. Уен-көлке белән рәхәтләнеп сөйләштем сезнең белән! Исән-сау эшләргә язсын!

Ремонт цехына үтәбез. Анда өч ир-егет эшли. “Мин электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшлим, – дип таныштырды үзе белән Рашат Хәйруллин. – 1969 елгы. Колачы авылыннан. 2001 елдан АТП-

да эшлим. Монда кергәнче фабрикада эшләдем. Станциядә 120нче һөнәр училищесында укыдым. Хәзер юллар әйбәт, автобуслар яңа. Запчастьләр бар. Автобусларны гел карап торабыз. Ватылып, эшкә чыкмыйча калган автобуслар беркайчан да булмады”. Хезмәттәше Ленар Гәрәев Айван егете. Армиядә Ерак Көнчыгышта шофер булып хезмәт иткән. Шоферлыкка хәрби комиссариат аркылы Үрнәк училищесында укыган. Арча “АТП”сына быел гына эшкә кергән. Слесарь булып эшли. “Алга таба да монда эшләргә исәп”, – ди.

Цехта эшләүче өченче ир-егет – Дамир Гаффаров. Армиядән соң 1984 елда Арча “АТП”сына слесарь булып эшкә керә. Кай арада 38 ел үтеп киткән!  “Узган ел зурладылар – Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирделәр, – дип сөйли. – Рәхмәт. Элек автобуслар 15әр ел йөри иде, хәзер уртача – 10 ел. Цехта эшләүче кеше дә күбрәк иде. Иртәнге сәгать 7дән эшкә киләбез. Төрле вакытта чакыртып та алырга мөмкиннәр”.

Арча “АТП”сына 21 яшьтән килгән, биредә инде 31 ел эшләгән баш инженер Рөстәм Нигъмәтҗанов авылларга йөргән автобус маршрутларын санады: Арча–Айван, Арча–Төбәк-Чокырча, Арча–Яңасала, Арча–Лесхоз, Сәрдәбаш–Арча, Апаз–Арча, Шурабаш–Арча... Ә Арча шәһәрендә 4 автобус йөри. Сәрдәбаш–Арча–Сәрдәбаш маршрутында йөрүче Рәсим Габделганиев белән сөйләшәбез. Бик ачык кеше булып чыкты ул. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый, “АТП” җитәкчесе Рүзәл Гәрәевкә рәхмәт әйтә. Носы авылыннан. Колхозда шофер булып эшләгән. Хәзер менә “АТП”да. Үкенми. “Халык хәзер безне белә. Вакытында автобуска чыга, – дип сөйли. – Иртән 7 туларга 5 минутта Сәрдәбаштан кузгалабыз. Юл уңаенда авылларга туктый-туктый барабыз. Арчадан сәгать 12дә чыгып китәбез. Аллага шөкер, эшемне яратам. Слесарьларга рәхмәт. Ватылу дигән нәрсәне белмибез. Хәзер рәтләп бирәләр. Улым да, кияү дә Казанда автобуста эшлиләр”.

Предприятиедә барысы 58 автобус. Шуның 23е Арчада, 10сы Әтнәдә йөри торган мәктәп автобуслары. Коллективта 69 кеше эшли. Шуның 53е автобус йөртә. Калганнары кондукторлар, бухгалтерия хезмәткәрләре, белгечләр... Биш кеше Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исеменә лаек булган. Илгиз Сафин, Нәкыйп Сабиров, Нәкыйп Шәрәфиев, Нәсхәт Гатауллин, Дамир Гаффаров. 60 пенсионер бар. Әле менә яңа гына үзләренә, хәлләрен белеп, Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр өләштеләр.

Зур тарихлы Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәев  коллективны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, ил-көннәр тыныч булсын, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын, дип тели. Ул теләкләргә без дә кушылабыз. Хәерле юллар!

...Арча станциясеннән автобуска утырдым. Рульдә хатын-кыз – Валя. Салондагы матур көй кәефләрне күтәреп җибәрде. Валя турында күптән түгел Арча “АТП”сында автобус йөртүче беренче хатын-кыз, дип язып чыктык. Матур көйләр тыңлый-тыңлый Арчага менеп җиттек. “Молодец, Валя! Сынатма!” – дип төшеп калдым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X