erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Июль ахырына кадәр һәр аяз төнне күреп булачак

Секундына якынча 7,6 километр ара уза

Арча үзәк стадионында халыкара космик станцияне карап андагы космонавтларны сәламләдек.

Безнең Арча өстеннән яшен тизлеге белән үтеп китәчәк, җирдән уч төбе кадәр генә булып күренгән Космик станциядәге кешеләрне ничек сәламләп була? Була икән шул. Сәхнә, аңа зур экран  куелган. Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе үзешчәннәре, китапханәчеләр шуның тирәсендә кайнаша. Бераздан космос белән кызыксынучылар килә башлады. Җиһангирлар төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов та шунда.

Станцияне көткән арада йолдызлар парадын, күктәге йолдызларны күзәттек. Космос белән бик кызыксынган, китап, фәнни эшләр, бик күп мәкаләләр, идеяләр авторы  Хәлил Гайнетдинов бу юлы да үзенең белеме белән күпләрне сокландырды. Төнге күктә пәйда булган йолдызларның күбесенең үз тарихы бар икән бит. Бу чарага бәйрәм төсе кертеп үзешчәннәргә сүз бирелде, җырлар яңгырады. Алдан килешенеп куелган, диярсең, ул төнне күк тә аяз, йолдызлар да аеруча якты иде. Кичке тынлыкта көйләр дә еракларга таралды, аны ишетеп халык та җыелды (коронавирус чорында таләп ителгән барлык таләпләр сакланды). Җитәкчеләрдән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина катнашты.

– Сәгать 9  туларга 7 минут. Әлеге вакытта ул Кытай турысында, – диде сайттан станцияне күзәтеп торган яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.

– Алай булгач, ара ерак икән әле, – диештеләр тирә-юньдәгеләр.

– Станция 430 километр биеклектә, сәгатенә 27000 километр, секундына якынча 7,6 километр ара уза, – дип аңлатты Хәлил Гайнетдинов. – Аның озынлыгы – 110, киңлеге 73 метр, ягъни йортларны да кертеп безнең стадион кадәр, биеклеге 27 метр, авырлыгы 418 тонна. Җир шарын сәгать ярымда әйләнеп чыга. Көндез ул күренми, төнлә икенче тапкыр әйләнгәндә безнең стадион турысында булачак. Хәзерге вакытта анда биш космонавт бар.

  Станцияне 1998 елның 20 ноябрендә файдалана башлыйлар. Һәм 22 ел инде ул җир шары тирәли әйләнә. Күп төрле максатны тормышка ашыручы космик тикшеренү комплексы. 14 ил катнашындагы бердәм проект. Аның белән үзара килешеп дүрт ноктадан (Россиядә Королев шәһәрендәге космик үзәктә)  идарә итәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Аның нәкъ менә безнең турыдан үткәнен кем белгән?

– Мин беләм. Исәпләп чыгаргач, бу юлы безнең турыдан үтүе билгеле булды.

– Без аны, чыннан да, күрә алабызмы?

– Бөтен хикмәте шунда: аны бернинди приборсыз кулланмыйча һәр кеше күрә алачак. Ул якынча Зур Бирәзә турысыннан килеп чыгачак.

Бу сүзләрдән соң бар халык Зур Бирәзә ягына борылып түземсезлек белән станцияне көтте. Ниһаять, ул пәйда булды. Башта тоныграк иде, стадион турысына җиткәндә тәмам яктырып бетте. Әле Казанка елгасы турысын да үтәргә өлгермәде: “Ул Казахстан читенә җитте инде”, – диде сайтка күз төшереп Ильяс Габделгазизов.

Шундый ераклыктагы космонавтлар белән  кул биреп күрешә алмасак та, аны күзәтү үзе истә калырлык матур истәлек булды. Аны июль ахырына кадәр һәр аяз төнне күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X