Изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналары күзәтү астында
Катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләр үзләре генә түгел, машиналарын да видеокамералар күзәтә.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
"Изоляция үтәргә тиешле 7647 кешенең машиналарын Эчке эшләр министрлыгы видеокамералар ярдәмендә күзәтә..." - диде ул.
Татарстанда изоляция режимын бозучыларга карата 19мең 508 беркетмә төзелгән. 403 беркетмә нигезендә , балаларын урамга чыгарып җибәргән ата-аналар җаваплылыкка тартылган. 14 җинаять эше дә кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев