Кәче балалар бакчасында
Күңелле чара.
"22 апрель - Җир көне"
Җир –анабыз, гүзәл табигатьең,
Иксез- чиксез дала-кырларың
Суларың саф булсын, һаваң чиста,
Шаулап торсын яшел урманың.
"Урман белән су - табигать күрке" дип әйтә халкыбыз. Планетабызны, аның табигатен саклау - кешелекнең иң мөһим бурычларының берсе. Безнең барыбызга да матур һәм чиста планетабыз кирәк. 22 апрель - Җир көне, аның туган көне. Бу көнне кешеләр табигатькә чыгалар, агачлар утырталар һәм тирә- якны чистарталар.
Без "Кәче балалар бакчасында" кечкенәләр төркеме балалары белән бу көнне билгеләп утәргә уйладык. Чөнки табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да начар булмас. Бары тик намуслы һәм әхлаклы булачак. Безнең балалар шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм кешелекле булырлар дигән теләктә калабыз.
Чарабызны туган көн уңаеннан "Ак калач" уйнаудан башладык. Бәйрәмебезне "Кошлар килде", "Край, в котором ты живешь" һәм "Йөрибез җир шары өстендә" дигән җырлар бизәде. Малайлар геометрик фигуралардан "Сыерчык оясын" төзеделәр, ә кызлар "Җиләк җыю" уенында табышмакларга җавап эзләделәр. "Сорау һәм җавап" дигән уен балаларга бик ошады.
Чыннан да безнең җир планетабызда нинди генә матур һәм гүзәл урыннар юк, күреп хәйран калырлык. Табигатьне урманнардан башка күз алдына да китереп булмый, чөнки җәнлекләр һәм кошлар өчен урман – туган йорт һәм туендыручы. Ул басуларны җилдән саклый һәм дым бирә, кыргый хайваннарның да туган йорты. Чараны урман җәнлекләре турында сөйләүбез белән дә баеттык.
"Тукран" һәм "Күбәләкләр болында" дигән ял минутлары чарабызга ямь өстәде. Нәниләр башкаруында "Гөмбәләр", "Кояш" һәм "Җир анабыз" дигән биюләр туган көн бәйрәмен тулыландырды. Чараны "Өем минем – Җир шары!" Янышева Ләйсән Фәрит кызының шигыре белән тәмамладык.
Соңыннан чарабызга Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Гөлнара Абдрахманова, Рәшит Әхмәтҗанов һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идәрәсе белгече Талия Хурамшина йомгак ясадылар һәм балаларга бүләкләр тапшырдылар. Яхшы теләкләрен балаларга бакчабызның мөдире Нурисә Хөснетдиновада җиткерде. Балаларны әзерләргә ярдәм иткән әти- әниләргә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мондый бәйрәмнәр һичшиксез балаларны табигатьне сакларга өйрәтә, әйләнә-тирәне пычранудан саклауга үз өлешләрен кертергә өнди. Киләчәктә үзебез тәрбияләгән балалар табигатьне саклауга, яклауга битараф булмаслар дигән теләктә калабыз.
Җәләлетдинова Флера, тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев