“Казанка” – беренче!
“Казанка” – беренче!
“Казанка” агрофирмасы 1759 гектар җирдән 7492 тонна икмәк җыеп алды. Бер гектардан уңыш 42,6 центнер.
Әлеге җиңүдә комбайнчылар Фаил Хәлиуллин, Хәйдәр Хәсәнов, Илшат Хәйруллинның өлеше зур.
“Казанка” ширкәтенең һәр эштә беренче булуына күнектек инде без. “Моның берәр сере бардыр”,- ди бер танышым. “Бар”,- мин әйтәм. – Җитәкчесе белән командасы бердәм булып эшләүдә бар хикмәт!
Айдар Сабиров үз кул астында эшләүчеләр белән уртак тел таба белә. Техника да яңарды, яңа комбайннар, тракторлар, чәчү комплексы кайтты. Быелгы уракны да тиз тоттылар, әйбәт срокта югалтуларсыз башкарып чыктылар. Әфарин, һәрвакыт шулай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев