erid:2VtzquqpS7d
«Казансу» паркында «Арча кичләре» гөрләде
Арча яңалыклары

«Казансу» паркында «Арча кичләре» гөрләде

«Татарстанда җәй» проекты җәй көннәрен кызыклы һәм файдалы уздыру мөмкинлеген бирә.

 Районыбызда төрле юнәлешләрдә – спорт, мәдәни-күңел ачу чаралары, балалар өчен бәйрәмнәр оештырыла. 
Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 19.00-21.00 сәгать аралыгында "Казан Су" паркында "Арча кичләре" җәйге күңел ачу чарасы үткәрелә. Бүген концерт программасы белән районыбызның Шушмабаш һәм Апаз авыл җирлеге иҗат коллективлары, үзешчәннәре чыгыш ясады. Алар җыр-моңга һәвәслекләрен генә түгел, үз җирлекләренең тарихын, үзенчәлеген күрсәттеләр, район халкы өчен милли уеннар уйнаттылар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев