Казансу паркында иң нәни спортчылар көч сынашты
3 яшькә кадәрге сабыйларның кайсыдыр шуышып, кайсыдыр мүкәләп, кайсыдыр йөгереп финишка ашыкты.
Казансу паркында сабыйлар һәм аларның әниләре өчен «Ползунки на перегонки» дип аталган күңелле спорт бәйрәме узды. Чара республика күләмендә гамәлгә ашырылучы «Татарстанда җәй» программасы кысаларында оештырылды. Бу хакта Укучылар Сарае хәбәр итә.
Ярышларда төрле яшьтәге нәниләр катнашты. Кайберләре финишка таба җитез генә мүкәләп барса, икенчеләре әниләре кулына тотынып тыйнак кына атлады, ә иң җитезләре тамашачыларның көчле алкышлары астында йөгереп үк китте. Һәр старт мәйданчыктагы кунакларда җылы хисләр һәм елмаю уятты.
Күп кенә балалар өчен бу чара тормышларындагы беренче спорт сынавы булды. Нәни катнашучыларның күзләрендә кызыксыну, дулкынлану һәм җиңүгә омтылыш ачык чагылды. Әти-әниләр исә балаларын дәртләндереп, аларга көч биреп торды.
Ярышлар тәмамланганнан соң барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр махсус бүләкләргә лаек булды. Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм балалар өчен файдалы ял мохите булдыруга хезмәт итә. Казансу паркында узган бәйрәм дә катнашучылар күңелендә якты истәлекләр калдырып, җәйге көннәргә тагын бер матур вакыйга өстәде.
Фотолар Арча Укучылар Сараеның ВК социаль челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев