erid:2VtzquqpS7d
Кечкенә ферма төзүчеләргә 1 миллион сум биреләчәк
Арча яңалыклары

Кечкенә ферма төзүчеләргә 1 миллион сум биреләчәк

11 июньдә авыл җирлекләре башлыклары район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашында Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда булдылар

Күчмә утырышның практик өлеше Сарай Чокырча авылыннан башланды. Авыл җирлекләре башлыклары шәхси эшмәкәр Инил Габделхаков төзекләндергән «Җидегән чишмә»не карадылар, башлангыч мәктәптә, фельдшер-акушерлык пунктында булдылар. 

Корайван авылында фермер Фәнис Әхмәтханов хуҗалыгы белән таныштылар, мәчеттә, башлангыч мәктәптә будылар. Урта Курса авыл җирлегенең административ бинасын карадылар, медицина, ветеринария пунктларында, балалар бакчасында, тугызеллык мәктәптә булдылар.

Югары Курсада Г.Курсави музеенда, мәчеттә, китапханәдә булдылар.

Алан авылында башлангыч мәктәп, клуб эшчәнлеге белән таныштылар. 

Соңыннан Урта Курса мәдәният йортында киңәшмә өлеше булды. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин шәхси хуҗалыкларга кагылышлы программалар белән таныштырды. Игътибарга лаек яңалыкларның берсе – кечкенә фермалар төзүчеләр 1 миллион сум алачак.

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов мондый очрашуларның мөһимлеген әйтеп үтте. Ул һәр авыл җирлегендә программаларда катнашырга теләүчеләрне ачыкларга кушты. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев