erid:2VtzquqpS7d
Хәтәр баскычлар...
Арча яңалыклары

Хәтәр баскычлар...

Арча стадионына баскычтан төшеп барыш. Алдымдагы яшь хатынның аягы таеп та китте...

Барып та төште. Авыртудан кычкырып та җибәрде. Хәл алганнан соң:

- Ярый әле баскычның сыртына төшмәдем,  бетәсе идем, диде ул.

Моннан берничә ел элек тимер баскычлар ясадылар. Анысы өчен рәхмәт. Әмма бер өлешен калдырдылар. Иң текә урын ул. Хәтәр урын. Баскычларны яңартасы бар.

Егылучылар шактый. Хәвеф-хәтәр була күрмәсен инде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев