erid:2VtzquqpS7d
Коронавирустан вакцинация узучылар арасында берничә машина уйнатыла
Арча яңалыклары

Коронавирустан вакцинация узучылар арасында берничә машина уйнатыла

Мәскәү мэры Сергей Собянин үз Твиттерында вакцинация узучылар арасында берничә машина уйнатыла, дип хәбәр итте.

COVID-19дан прививка ясатучылар санын арттыруга юнәлдерелгән проектка 14 июньдә старт бирелә.

Әлеге чара 2021 елның 14 июленә кадәр дәвам итәчәк. Анда әлеге вакыт аралыгында вакцинаның беренчесен ясатучылар катнаша ала.

Собянин әйтеп үткәнчә, атна саен мәскәүлеләр арасында якынча 1 млн сумлык автомобиль уйнатылачак.

 

 

 

 


Нет комментариев