erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Коры җир гаскәрләре отличнигы” значогына лаек булган

​​​​​​​Яңа Кенәрдән Ирек Сафиуллин шушы көннәрдә генә армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткан.

Аның белән без редакциядә очраштык. Танышып, сөйләшеп киттек. Күзләре, бөтен йөзе елмая. Үзен чын ирләрчә кыю, горур тота. Аралашырга да җайлы. Төгәл һәм ипле җавап бирә. Нәкъ җырдагыча, “әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр”.

– Ирек, әйтегез әле, армиягә теләп киттегезме? – дип сорадым егеттән.

– Әйе. Матур  җәй көнендә китеп, шулай ук җәен кайту турында хыяллана идем. Нәкъ шулай килеп чыкты, – диде ул. – Егет кешегә армиягә барырга кирәк. Ул үзеңә карата ышанычны арттыра. Әти-әнинең, дусларның, туганнарның кадерен белергә өйрәтә. Чын батырлык дәресе, киләчәккә әзерлек тә ул. Аннан икенче ягы да бар, хәзер каядыр эшкә урнашу өчен дә хәрби билет кирәк.

Ирек өч яшеннән авылда әби-бабасы янында яши (әти-әнисе, ике сеңлесе Казанда), Яңа Кенәр мәктәбендә укый, көрәш белән шөгыльләнә, район күләмендәге ярышларды катнаша, үз үлчәмендә ун тапкыр Сабантуй батыры була. Ул бу уңышлары өчен беренче тренеры Илгиз Салиховка рәхмәтле. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятенең физкультура бүлегенә укырга керә. Анда да Фәнис Зарипов кул астында көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә, Арча җыелма командасы составына керә.

– Педагогика көллиятендә алган физик әзерлек армиядә бик кирәк булды. Физкультура укытучылары Барый Бакиров белән Жанна Гарипованы (ул төркем җитәкчесе дә иде) бик еш рәхмәтләр әйтеп искә алдым, – диде Ирек.

Саратовка эләгә ул. Безнең район шефлык ярдәме күрсәткән (Шиханы) частька. Арча ягыннан өч егет булалар. Бер-берсенә терәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Баштарак кыенракка туры килде. Уртак тел табарга авыр иде. Безнең кебек татар авылында үскән татар балаларына бигрәк тә. Чөнки анда татарча белүчеләр юк. Аннан бар да үз урынына кайтты, ияләндек, – Мин беренче рота, разведкада идем. Канцеляр. Документларны алып бардым. Яхшы хезмәтем өчен ефрейтор званиесе бирделәр. Командировкаларга да йөрдем. Сакта. “Коры җир гаскәрләре отличнигы” значогына лаек булдым.

“Шиханы”да район делегациясе белән булганым бар. Килгән кешегә, гадәттә, матур якларны гына күрсәтәләр бит. Чынлыкта да шулай микән?

– Яшәү шартлары яхшы. Чиста, тәртип. Ашаудан да зарлана алмыйм. Дөрес, өйдәге әни кабартмалары юк инде, әмма начар түгел. Шимбә-якшәмбе “чисталык көннәре”, җыештырабыз. Бу көннәрдә “тихий час” та була иде. Телефоннан әнигә шалтырату өчен бер сәгать вакыт бирелә. Әмма җаен таба идек инде, көн саен өйгә шалтыратып тордым, – диде хәйләкәр елмаеп Ирек. – Коронавирус шартларында битлекләр, перчаткалар белән йөрдек. Көн саен кич казарманы дезинфекцияли идек. Таләпләр каты булды. Безнең частьта авыру очраклары теркәлмәде.

“Дедовщина” турында да сүз кузгаттым.

– Андый нәрсә юк. Киресенчә, өйрәтергә тырышалар. Офицерлар да үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтеп калдырырга кушалар, – диде егет. – Китәр алдыннан контракт буенча калырга тәкъдим иткәннәр иде. Тик мин каршы килдем. Беренчедән, әби-бабайны ялгыз калдырып булмый. Икенчедән, мин армия өчен бармыйм. Физкультура укытучысы бит мин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец ???????

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X