erid:2VtzquqpS7d
Көтектә фермер хуҗалыгында гаражның түбәсе янган
Арча яңалыклары

Көтектә фермер хуҗалыгында гаражның түбәсе янган

Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри.

Иң мөһиме берәүгә дә зыян килмәгән. Үзләре исән-сау. Көтектә Дамир Шакиров фермер хуҗалыгында бүген янгын чыга. 14сәгать 42 минутта. Элек бәрәңге подвалы иде ул бина. Аны рәтләп, анда техника да ремонтладылар, шунда техника да торды, диделәр. Шушы бинаның түбәсе яна. 450 кв.метр мәйдан. Янгынчылар янгынга җәелергә ирек бирмиләр. Янгынны сүндерәләр. Янгын сзбәбен тикшерәләр. Гаражны җылыту өчен үзләре ясап куйган мич булган. Утын ягып җылытканнар. Янгын төтен юллыгыннан чыккан булуы ихтимал дигән фараз бар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев