erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Көздән чәчелгән арыш басулары ни хәлдә?

«Россельхозцентр» берләшмәсе Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

: Бүген 23 апрель Россельхозцентр Арча районы бүлеге белгечләре ООО Курса МТС баш агрономы Хабибуллин Расим белән көзге уҗым культуралары һәм күп еллык үлән басуларына фитомониторинг уздырылды. Хуҗалыкта көздән чәчелгән арыш басулары бик әйбәт хәлдә дип бәяләнде. Авырулар һәм корткычларның зыян китерүе күзәтелми. Басулар БИГ-3 һәм тырма агрегатлары белән эшкәртелеп чыгылган, басулар чүптән чиста. Бүгенге көндә  арыш культурасы трубкование фазасына күчеп бара. Үзәк сабакларда башак формалаша башлану күзәтелә.
 Хуҗалыкта 1178 гектар мәйданда күп еллык үлән басулары каралды. 760 гектар люцерна, 216 гектарда клевер, 200 гектарда костер күпеллык үлән культуралары игелә.  Туфракта дым катламы җитәрлек,  уртача һава температурасы җылы булу сәбапле күпеллык үлән мәйданнары тигезләнеп, биеклеге 10-12 см. тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре