Күктән карлар коелды
Хәйдәр Зәйнуллин «К» хәрефенә шигырь язган.
Көз.
Көз килүгә күчмә кошлар
Көньякларга китәләр.
Кышларга киткән кошларны
Кайлардадыр көтәләр.
Көз килүгә күпме кырлар
Кара кием киенә.
Кырыс көзнең килүенә
Күп кешеләр көенә.
Көзләр килгәнгә көенмик,
Көзләр килә, китәләр.
Көзгә карата кичәләр
Көнкүрешкә киләләр.
“Көмеш кыңгырау” кичәсе,
“Көзге Карнаваллары”-
Кемдер король, королева,
Күптер конкурслары.
Кемдер куллар көрәштерер,
Кемдер кросска китәр.
Көрәшергә кереп китсәң,
Көндәшләреңне күтәр.
Каникулда күп кешеләр
Китапханәгә килер.
Кемнәрдер Казанга килеп
Кәшәкә көрәшен күрер.
Көз көнендә күп кенә
Каз, күркәләр какланыр.
Каклаган каз, күркәләрне
Кияү, кәләш кулланыр.
Көзге күңелле кичәләр
Күңелдә күпкә калыр.
Көз китәрәк катырыр,
Күктән карлар коелыр.
Күктән карлар коелгач,
Калын кием киярбез.
Көз китүгә кыш килер,
Карлы кышны көтәрбез.
Хәйдәр Зәйнуллин, Арча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев