Кулларына паспорт алдылар
Кунаклар истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.
Россия көне уңаеннан "Без - Россия гражданнары" дигән тантаналы чара үткәрелде.
Арча ЗАГС бүлегендә районның сигез егет һәм кызы тантаналы төстә Россия Федерациясе гражданины паспорты алды.
Ул Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте
Паспортларны егетләр һәм кызларга Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенен миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе начальнигы Ольга Лошакова тапшырды.
- Кадерле балалар, бүген сезнең зур бәйрәмегез. Бүген алган документ белән сез горурланырга тиеш. Чөнки сез Россия гражданнары булдыгыз. Шулай ук бүгеннән сез Арча районының дә тулы хокуклы гражданнары. Әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның йөзләренә кызыллык китермичә, намуслы, батыр егет-кызлар булып үсүегезне телим. Иң мөһиме, чын кеше булыгыз. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, үз эшегезне җиренә җиткереп башкаручы булып калыгыз, - диде балаларны паспорт алулары белән котлап район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. - Хәзер сез бөтен хокукларга ия. 18 яшьтән, ягъни балигъ булганнан соң теләгән шәһәрегезгә барып укый, эшли аласыз. Сезнең өчен чикләр киңәя. Шул ук вакытта бурычлар да йөкли ул. Бурычларыгыз – илебезнең чын кешесе булу, белем алу һәм туган җиребезне яклау һәм саклау.
Тантанада Арча районында беренчеләр хәрәкәте җирле бүлекчәсе Советы рәисе Лия Ильина дә катнашты.
- Беренче булу ул лидерлыкны аңлата. Бернинди каршылыкларга да карамыйча, ә алар тормышта булачак, алга барыгыз һәм максатыгызга ирешегез, - диде ул.
"Алгарыш" яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагинова волонтерлык хәрәкәтенә кушылырга чакырды.
- 14 яшьтән "Изгелек" порталында теркәлә аласыз, - диде ул. - Аннан безгә, яшьләр үзәгенә киләсез. Без сезне волонтер итеп үзебез билгелибез.
Кунаклар балаларны шундый истәлекле көннәре белән котлап истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев