erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күрәселәр бар әле...

Калугадан шатлыклы хәбәр килде: Арча шәһәре шушы шәһәрдә узган Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы үткәрә торган уңайлы шәһәр мохите конкурсында җиңгән!

“Тарихи квартал” дип аталган әлеге проект шәһәрнең Галактионов, Октябрь, Комсомол һәм Банк урамнарын эченә ала.

Конкурс шартлары буенча проект шәһәрдә яшәүчеләргә тәкъдим ителеп, тикшерелеп, халык фикерен исәпкә алып тулыландырылырга тиеш. Мондый очрашуларда без, район газетасы журналистлары да катнашты. Халыкның битараф булмавына, активлыгына сокланып утырган идек. Аннан соң бөтен шәһәр буенча сорашу үткәрелде. Халык фикерен өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә, паркларны, бакчаларны, мәйданнарны, урамнарны төзекләндерү шәһәрдә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып тормышка ашырыла.

– Бу безнең өченче җиңү инде, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин. — Иң беренчесе Совет мәйданын, Зур урамны төзекләндерүдән башланган иде. Аннан соң тимер юл вокзалы – Коммуна урамы проекты тормышка ашырылды.

“Тарихи квартал” проекты командасының хезмәте игътибарга лаек. Җитәкчеләре, баш архитектор Эдуард Губеев, проект менеджеры Евгения Никитина, архитектор-дизайнер Руфия Гайнуллина, графика дизайнеры Диана Мөхәммәтҗанова, архитекторлар Камилла Урумбаева, Ибраһим Гомаа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Проектның иң мөһим өлеше – шәһәрдә беренче җәяүле урам барлыкка килү, – ди Илшат Галимуллин. – Мәскәүдә Арбат, Казанда Бауман урамнары бар. Бездә дә булачак ул. Азык-төлек базары, типография, сәүдә рәтләре урнашкан урам җәяүлеләр урамына әверелә. Тарихка Хәйруллиннарның сәүдә рәтләре дип кереп калган биналар да шул урамда. Проектны тикшерү вакытында шул урамдагы биналарда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр, без товарны ничек алып кайтырга тиеш булабыз инде, дип борчылу белдергәннәр иде. Алар эшчәнлегенә зыян килмәячәк, мондый машиналарга керү, искәрмә буларак, рөхсәт ителәчәк. Монда сүз машиналар хәрәкәтен туктату турында бара.

Тагын бер игътибарга лаек яңалык — район хакимияте каршындагы бакча паркка әвереләчәк. Хакимият халыкка тагын да якыная – коймалар сүтелә, анда ял итү урыннары, балалар мәйданчыгы һәм башка бик күп уңайлыклар тудырыла.

Әлеге зур эшләр киләсе елда башланачак. Киләчәктә мондый үзгәрешләр Банк урамы буйлап дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев