erid:2VtzquqpS7d
Мәк белән каймак бәлеше
Арча яңалыклары

Мәк белән каймак бәлеше

Тәмле була


Кирәк әйберләр: 
1 стакан каймак, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 1 балкашыгы камыр көпшәкләгеч, 4 йомырка сарысы, 0.5 стакан мәк. 
 
Эш тәртибе: 
Йомырка сарысын каймак, шикәр комы белән кушарга. Аерым савытта көпшәкләгеч, он һәм мәкне берләштерергә. Беренче массага коры ингредиентлар массасын әз-әзләп кушып, яхшылап болгатырга. 
 
170 градус кайнарлыктагы мичтә 1 сәгать чамасы пешерергә. 
Өстенә каймак + шикәр комы белән ягарга. Бизәр өчен чикләвек кулланырга була.

https://vk.com/wall-35721178_187151

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев