erid:2VtzquqpS7d
"Мазда - 3" бәрдергән. Беркем дә качмаган.
Арча яңалыклары

"Мазда - 3" бәрдергән. Беркем дә качмаган.

Имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми.

Рәсми булмаган шәхси мәгълүматлар буенча шимбә көнне Арчада машина бәрдереп үтергән егет Балтач районының Салавыч авылыннан Илфат Әшрәпов булып чыкты. Ә бәрдерүче турындагы имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Халык арасында бер машина бәрдереп качкан, "Мазда" өстеннән чыккан дигән сүзләр йөргән иде. Беркем дә качмаган. "Мазда - 3" бәрдергән, шунда ук туктаган.  Ул Арчада туып-үскән, Казанда яшәүче кеше.

Төгәл мәгълүмат һәм авариянең сәбәбе тикшерү эшләре тәмамланганнан соң билгеле була. 

Илфатның туганнарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.

Фото соцчелтәрдән алынды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев