Арчада кафе, рестораннарда Яңа ел мәҗлесләре гөрләп узды.
Оешма- оешма да утырдылар, дуслар аерым җыелып та бәйрәм иттеләр. Шундый мәҗлесләрнең берсендә бер оешма җитәкчесе: "СССР 1 тиененә торт бүләк итәм", - дип игьлан итә.
Гаҗәп, арадан берәү совет чорындагы 1 тиенне табып китерә бит! Һәм бушка тортлы да була. Үзе яраткан "Гравские развалины" тортына!
Нет комментариев