erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңа әле утыз яшь тә юк. Әмма язмыш хәйран башка сукты инде

Бер авыз пешкәч, өреп кабарга кирәк булыр.

Миңа әле  утыз яшь тә юк. Әмма язмыш хәйран башка сукты инде. Биш яшьтә үк әти үлде, мәктәпкә укырга гына кергән идем, әнине җирләдек. Абыем бар иде, аның белән әйбәт кенә яшәп ятканда түбәдән башы белән егылып төшеп һәлак булды. Сигез яшьтә дөм ятим калдым. Балалар йортына алып китәселәр иде, күрше хатыны үзенә алды.

Юк, начар яшәдем, дип әйтә алмыйм. Какмадылар, сукмадылар. Мәктәпне яхшы гына тәмамлап чыктым. Үги әнием киңәше белән техникумга укырга кердем. Практика вакытында булачак ирем белән очраштым.

Мин алай кеше карамаслык кыз түгел идем. Буй сыным да, төс-битем дә егетләр кызыгырлык. “Бер күрүдә гашыйк булдым”, – диде бу егет тә. Ышандым. Тора-бара йөри башладык. Гомер ишетмәгән матур сүзләр, чәчәк бәйләмнәре, шоколадлар, кинога алып барулар – ничек кенә итеп миңа ошарга тырышмады ул. Баштарак каршы тордым, ахырдан бирештем.

Без өйләнешкәндә аңа утыз, миңа егерме яшь иде. Әти-әнисе якын иткән кебек тоелды. Әмма эчке сиземләү миңа әнисе белән артык якынаймаска кирәклекне әйтте. Ничек дип кенә әйтим, аның зәһәрлеге күзләренә үк чыккан иде. Тәмле телле булып артына утырткан, диләр бит әле. Нәкъ менә шундыйга ошаган. Әтисе беркатлы мәхлук җан, дисәм, хәтере калыр. Хатынының күз карашыннан да куркып тора.

Ярый, монысы сүз өчен генә Алар белән торасы түгел, дип үземне аттым да, тыныч кына яшәргә тырыштым. Сүзгә катышмадым, кычкырсалар дәшмәдем, үзем авыр сүз әйтмәдем. Шыпырт кына йөрдем. Атнага бер кайтып килгәндә анысына гына түзәргә була.

Тик ирем өйләнешү белән үзгәрде дә куйды. Бөтенләй икенче кешегә әверелде. Каты бәгырьле, үзсүзле, киребеткән, авызында юньле сүзе юк, кул күтәрергә дә күп сорап тормый. Нәрсә булганын үзем дә аңламыйм.

– Ни булды соң сиңа? Әллә син икенче кешеме? – дип сорап куям аптырагач.

– Мин элек тә шундый идем, син генә күрмәдең, – ди андый чакта төксе генә итеп.

Үги әни үзенең нинди икәнен менә шул чакта күрсәтте.

– Кызым, түзәрлек булмаса, кайтып кит. Кияү юньле кешегә ошамаган. Белеп тор, безнең ишек синең өчен һәрвакыт ачык, – диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Димәк, минем терәк бар әле. Куанып куйдым. Тик ул әйткәнчә генә эшләп булмый шул – бала көтәм. Үзгәрмәс микән, дип иремә дә сөенечемне җиткердем. Исе дә китмәде. “Бала көтәм, дип тик ятарга уйламыйсыңдыр бит? Элек печәнен дә чапканнар, урагын да урганнар, баласын да тапканнар. Хатын-кызга пычагым да булмый. Без, ир-атлар авырлыкларга түзә алмый”, – диде.

Көн дә, көн дә мыскыл итә башлагач, түземлегемнең дә чиккә якынлашканын сиздем. Җавап кайтарырга тотындым. Көчсез икәнемне белмәсен әле, диюем иде инде. Әмма ул шуны гына көткән кебек бөтенләө чыгырыннан чыкты. Кул күтәреп сугарга да күп сорамый. Ахыр чиктә түзмәдем, әйберләремне җыйдым да, үги әни янына кайтып киттем.

– Борчылма, үстерербез, – диде әни. – Тик чакырып кайтса да, кире китәсе түгел, бел аны. Үкенерсең, соң булыр.

Кайтты, ничек кенә әле, ялынды, ялварды, гафу үтенде, башка алай эшләмә, диде. Әмма үги әни бер сүз белән кырт кисте.

– Үги кыз булганга карап, аны мыскыл итеп яшәргә ирек куймам. Моңа кадәр начар булган кеше моннан соң гына үзгәрә алмый. Яхшы чакта югал күз алдымнан. Артык балам юк минем, – дип ишекне төбенә кадәр ачып куйды.

Ул кайтуында ирем әнисе белән иде. Кычкырып торган зәһәр елан да сүзсез калды. Бераздан чәрелдәргә тотынган иде, әни аның да авызын бер “җылы” сүз белән каплады.

Шул көннән мин аңа “әни”, дия башладым. Балам да үсеп килә инде. Бик яратабыз. Әни аеруча. Ә ирем турында “дуслар”дан хәбәрләр килеп тора. Өч елга дүртенче тапкыр өйләнгән инде. Мине исәпкә кермичә. Әни яклап калмаса, барыр урыным булмаса, яши идем инде җәберләнеп.

Мин дә ялгыз түгел. Үзебезнең авыл егете артымнан йөри. Өйләнешик, балаңа да әти булырмын, кыерсытмам, ди. Әни дә каршы түгел кебек. Күз күрер әле. Бер авыз пешкәч, өреп кабарга кирәк булыр.

Рамилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре