Укучы фикере.
Иртән гимнастика ясыйсызмы? Мин ясыйм. Бер көн дә калдырмыйм. Бер кат гәүдәнең бөтен җирен хәрәкәтләндереп алам. Озак булмый ул. Шул 5 минуттыр инде. Ә менә файдасы зур. Йокыдан торгач, иң башта чәемне куеп җибәрәм дә, душка кереп китәм. Ул душның рәхәтлеге! Аннан сөлге белән яхшылап сөртенәм. Яңадан туган кебек буласың. Иренмәскә генә кирәк. Бер гадәткә кергәч бара ул. Аннан рәхәтләнеп яшел чәемне эчәргә утырам. Кара ипигә май ягып, бал белән. М-м... аның тәмлелеге. Вак җимеш, өрек, чикләвек тә капкалыйм. Телевизордан яңалыкларны тыңлый-тыңлый ләззәтләнеп чәемне эчәм. Тәм табып чәй дә эчә белергә кирәк бит ул! Ашык-пошык, баскан килеш түгел. Андыйларны да беләм мин. Йоклыйлар-йоклыйлар да, аннан эшкә чабалар. Йокларга кичке сәгать 10нан да калмыйча ятарга кирәк. Иртәнге сәгать 5кә инде минем йокым туйган була. Бөтен эшемне эшләп, эшкә чыгып китәм. Әле балаларга ризык та пешереп калдырам, каникул вакыты бит, алар өйдә. Бүген менә иртән карабодай боткасы белән ат итеннән әзерләнгән сосиска пешереп калдырдым. Ярый, күп яздым, җитәр. Башкаларның да фикерләрен ишетәсе килә. Сез дә языгыз!
Әлфия Сәгыйтова.
Арча.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев