erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Моннан 30 ел элек Борис Ельцин Арчага килде

Ветеран укытучы Шәфигулла Гарипов яза.

Телевидениенең ТНВ каналы иртәнге “Манзара” тапшыруында Россия Президенты Борис Ельцинның моннан 30 ел элек Татарстанда булуы, Арча эшчеләр бистәсендә оештырылган Сабантуйда катнашуы турында сөйләделәр. Аның чүлмәк вату уенында катнашуы, күзен бәйләгән килеш чүлмәкне   челпәрәмә китерүе турында горурланып хәбәр иттеләр, шул көн белән бәйле булган фотоларны күрсәттеләр.

      Әйе, 1996 елның 9 июнендә Татарстанга визиты вакытында Россия Федерациясе Президенты Борис Николаевич Ельцин   һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев Арча район сабантуенда катнаштылар һәм шул ук көнне Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай мемориаль музеенда булдылар.

    Ул көнне Арча сабантуенда катнашкан һәркем хәтерлидер, көне буе яңгыр яуды. Шулай булуга карамастан милли бәйрәмебез вакытында башланды, бизәлгән атлар парады, җыр-бию, спортсменнар чыгышы, халык уеннары, татар көрәше, атлар ярышы үз тәртибе белән алып барылды,   билгеле инде милли ризыкларыбыз куелган сәүдә нокталары уңышлы эшләде. Бәйрәмнең иң кызган чагында хөрмәтле кунакларыбызны каршы алу мизгелләре булды. Район җитәкчелеге, чәчәк тоткан балалар, кунакларыбызны үзәк сәхнәгә озаттылар. Район хакимияте башлыгы Вагыйз Минһаҗев кунакларыбыз белән таныштырды һәм районыбыз тормышы турында сөйләде. Россия Президенты Борис Николаевич Ельцинның   сабантуйда катнашучыларга   якын итеп   “Кадерле дуслар!” дип татарча мөрәҗәгать итүе һәркемнең күңелен күтәрде һәм мәйдан ура тавышларына күмелде. Ил башлыгы үзенең котлау чыгышында: “Россиядә Татарстан иң уңышлы эшләүче регионнарның берсе, ә Арча районы Татарстанда иң алдынгылар рәтендә, диделәр. Ә менә сабантуй колгасына ничек менәрсез икән, күрербез”, – дип шаяртты ул.

      Илкүләм дәрәҗәле кунакны Арча районы халкы зур хөрмәт күрсәтеп каршы алды, милли бәйрәмебезнең бөтен матур күренешләрен күрсәтергә тырышты. Ельцин мәйданда оештырылган һәрбер уенны кызыксынып күзәткәннән соң үзе дә чүлмәк вату уенында катнашырга теләк белдерде һәм бер сугуда ватты да...   Ул көнне барлык илләрнең телевидениеләре яңалыкларда Арча районы сабантуен һәм Ельцинның чүлмәк вату күренешләрен кабат-кабат күрсәттеләр.

    Билгеле инде, һәркемне Борис Николаевичның күзен бәйләгән тасма кызыксындыра. Башта аңа бик югары таләпләр куелды, төсе турында күп бәхәсләр булды, журналистлар да төрлечә яздылар. Иң дөресе, ахырдан ул минем карамакка калды. Икенче мәктәптә укучы кызым дәү әнисенең файдаланудан калган куе яшел төстәге материалыннан өч бертөрле тасма тегеп бирде. Аларны аерым пакетларга салып әзерләдек. Иң кызыгы шунда, сабантуй көнне ул тасмалар шифрлы дипломаттан   юкка чыкты. Чәчләр үрә торды   дигән мәкаль дөрес икән. Ул вакытта бит телефоннар да юк, кабат тектереп тә булмый, безгә мәйдан эченнән чыгып йөрергә дә ярамый. Аптырап йөри торгач, мин аларны раздевалкадагы тәрәзә төбеннән сөлгегә төрелгән килеш таптым. Ул вакытта шатланудан күздән яшьләр чыккан иде, бу мизгел минем әле дә күз алдымда тора. Аны кем эшләде, менә инде 30 ел мин моңа җавап таба алмыйм әле...

      Шуннан соң калганы турында күп язылды. Мин Ил җитәкчесе белән   күрешү бәхетенә ирештем. Күзен бәйләгәндә каушатты билгеле, ул миңа караганда буйга озынрак иде, күзен катырак кысып бәйләгәнемне соңыннан гына аңладым. Күзен бәйләгәннән соң, ул ун адым атлады, чүлмәктән бик ерак киттек. Минем бөтен кайгым, вата алмаса нишләрмен? Мин бу сорауны алдагы көннәрдә Вагыйз Васыйловичка биргән идем, җапвап бик кыска булган иде. Чүлмәкне вата алмаса, үз башың ватыла инде. Минем бөтен теләгем, чүлмәкә барып җитсен иде дә, төгәл суксын иде. Борис Николаевич чүлмәк ватуны уен таләпләренә туры китереп, бармагы белән җил юнәлешен ачыклап төгәл итеп башкарды. Борис Николаевич Ельцинга Арча милли аяк киемнәре фабрикасы осталары чиккән Россия Федерациясе Гербы һәм түбәтәй бүләк итү, чүлмәк ватканнан соң ау мылтыгы өчен чехол тапшыру мизгелләрен сабантуйда катнашучылар көчле алкышларга күмделәр.

      Сабантуйда булганнан соң кунаклар Яңа Кырлайга юнәлделәр, ә бәйрәм дәвам итте. Борис Николаевич Ельцинның Арча сабантуенда катнашуы Арча эшчеләр бистәсен, хәзер инде Арча шәһәрен бөтен дөньяга танытты. Районыбыз тарихында эз калдырган бу вакыйга турында киләчәк буыннар күп еллар искә алырлар әле.  

        Ул елларда Арча районы хакимияте башлыгы булган   Вагыйз Минһаҗев: “ Бу район тарихында истә калырлык тарихи вакыйга булды. Ай ярым тирәсе алдан Минтимер Шәрипович ил башлыгының Арча сабантуенда булачагын белдерде. Арчада сабантуйлар гомер гомергә   зур оешканлык үтә иде, Минтимер Шәймиевнең безнең сабантуйда   катнашканы бар иде инде, бу безнең өчен зур ышаныч та, сынау да булды. Арча эшчеләр бистәсендә   йортларны яңарту һәм буяу, юлларны асфальтлау, бигрәк тә үзәк стадионны тиешле дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылды. Билгеле, бу эшләрне башкаруда Республика да зур ярдәм күрсәтте. Ул вакыттагы администрация хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре зур җаваплылык тоеп, үзләренә бирелгән оештыру эшләрен тиешенчә башкардылар. Борис Николаевич үзенең чыгышында Республикабызның уңышлары турында сөйләгәндә, Арча районының нәтиҗәле хезмәтен аерым билгеләп үтте. Ул Яңа Кырлайда әңгәмә вакытында сабантуй бәйрәмен ошатуын, оештыру дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте. Чүлмәк вату уенында катнашып, җиңүгә ирешүен горурланып искә алды. Без эшләгән чорда Арчада Россия Президентының булуы бик зур горурлык дип уйлыйм”, – дип истәлекләрен гел   яңартып тора.  

  2008 елда Татарстан Президентының шәхси фотографы Михаил Козловский тарафыннан төзелгән “Борис Ельцин һәм Татарстан” дип исемләнгән фотоальбом басылып чыкты, анда Арча сабантуенда кадрга алынган бик күп фотосүрәтләр урын алган. Бик күп газета-журналларда бу көн вакыйгалары яктыртылды, фотолары альбомнарда, китапларда урнаштырылды. Мин ул альбомдагы фотоларны карап , ул көнне булган вакыйгаларны искә төшереп , уйланып утырырга яратам. Бу язманы укучылар, Сезгә дә бу тарихи фотоларны карарга тәкъдим итәм.   Тарихка кереп калган көннең, бу истәлекле вакыйганың һәр мизгелен искә төшерсәң, боларны без эшләдек микән дип аптырап та куясың ...

                                        Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре