erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласа яшьләре көрәшчеләргә велосипедлар да бүләк итте

Күптән түгел яшүсмерләр арасында “Ялкын“ журналы призына көрәш бәйгесендә безнең район командасы 1нче урын яулады.Үз үлчәү авырлыгында Әнгам Мөхетдинов (Наласа), Ислам Искәндәров (Арча) батыр калдылар.

Укучы яшьләрнең бу зур уңышы. Һәр җиңү – ул зур тырышлык нәтиҗәсе. Әмма һәр спорт төрендәге кебек, көрәштә дә даими шөгыльләнүдән тыш, ярышларда катнашып тәҗрибә туплау да мөһим. Бу уңайдан безнең яшь көрәшчеләребез бик бәхетле. Соңгы елларда нәкъ менә яшүсмерләр арасында районда көрәш бәйгеләре даими үткәрелеп тора.

Быелгы уку елында гына да эшмәкәр Әгъләм Локманов, “Казанка“, “Яңарыш“ ширкәтләре призына көрәш  турнирлары зурлап үткәрелде.
Узган шимбәдә аның  чираттагысы Наласа урта мәктәбендә “Игенче“ агрофирмасы“ ширкәте җитәкчесе Нәсимә Хатибуллина призына узды.

Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Ул яшь көрәшчеләрне республика бәйгеләрендә җиңүләре белән тәбрикләде, киләчәктә дә зур уңышлар теләде һәм район данын яклап көрәшүче спортчыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Турнирның иганәчесе Нәсимә ханым да көрәш традицияләрен саклап килүче яшьләргә рәхмәт әйтеп уңышлар теләде. 
Ул көнне Наласа мәктәбе спорт залы яшь көрәшчеләрнең, аларның тренерлары, әти-әниләренең шатлыклы, ә кайвакыт үкенечле авазлары белән гөрләп торды.  Җиңелү ачысын татыган кайбер малайларның күз яшьләре дә күренгәләде. Әйе, җиңүләргә шулай авыр юл аша үтеп кенә ирешеп була шул. Әмма мин үзендә келәмгә чыгарга көч таба алган бу малайларның һәрберсе җиңүче дип саныйм. Чөнки үзен якларга өйрәнгән ир-ат кына якыннарын һәм туган илен сакларга лаек була. 

Турнир хуҗалары һәр көрәшчегә дә махсус приз әзерләгән, ә призлы урын алучыларга акчалата бүләк һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары белән медальләре тапшырылды.

Моннан тыш Наласаның авыл яшьләре җиңүчеләр арасында лотерея уйнату өчен ике велосипед та алганнар иде. Аның берсе Наласа призерлары, ә икенчесе үз үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшчеләр арасында уйнатылды.

Бәхет 36 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында бронза медаль алган Наласа урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Әскәр Мөхетдинов һәм 50 килограммнан артык үлчәү авырлыгында батыр калган  Алан Зиатдиновка (Иске Чүриле) елмайды.

Командалар арасында Наласа мәктәбе (тренеры Рәис Галиев) – беренче, Арчаның 6нчы мәктәбе (Фәнил Һидиятуллин) – икенче, Иске Чүриле мәктәбе (Рәис Галиев) өченче урынга лаек булды. 

2 нче март көнне Наласа мәктәбендә узган көрәш ярышының нәтиҗәләре:

2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында:

25 кг:1 урын – Шакиров Раяз (Наласа)2 урын – Шигапов Фидан (АГ №5)3 урын – Арсланов Камил (АСОШ №6)3 урын –  Шагиев Ризван (Наласа)

28 кг:1 урын – Гилязутдинов Рамазан (АСОШ №6)2 урын – Мөхетдинов Фәнзил ((Наласа)3 урын – Гимадиев Рамил (Наласа)3 урын – Шакиров Айзат (АСОШ №6)

32 кг:1 урын – Ахунов Самир (АСОШ №6)2 урын – Аглиуллин Әмир (Наласа)3 урын –  Валиахметов Рәмзил (Кәче)3 урын –  Ахметгалиев Данияр (Яңа Кырлай)

36 кг:1 урын – Гиззатуллин Илмаз (Наласа)2 урын – Галиев Адель (Иске Чуриле)3 урын – Габдрахманов Әмир (Яңа Кенәр)3 урын – Мөхетдинов Әскәр (Наласа)

40кг:1 урын – Сибагатуллин Риназ (Урта Курса)2 урын – Ситдиков Раяз (Ашытбаш)3 урын – Хакимуллин Нияз (АСОШ №6)3 урын – Мирзакасимов Азиз (Курса Почмак)

50 кг:1 урын – Гаранин Родион (Иске Чүриле)2 урын –  Хайруллин Айдан (Кәче)3 урын –  Галлямов Диас (АСОШ №6)3 урын – Зарипов Камил (Иске Чүриле)

50+ кг: 1 урын – Зиятдинов Алан (Иске Чүриле)2 урын –  Лотфуллин Кәрим (АСОШ №6)3 урын –  Шакирзянов Рияз (Казанбаш)3 урын – Николаев Эмиль (АГ №5)

2009-11 нче елгы егетләр арасында:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

36 кг:1 урын – Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)2 урын – Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)3 урын –  Ахмедзянов Руслан (АГ №5)3 урын – Шафигуллин Ильмир (АГ №5)

40 кг:1 урын – Гиззатуллин Алмаз (Наласа)2 урын – Губаев Рәдис (Сикертән)3 урын – Файзрахманов Әмирхан (АГ №5)3 урын – Мөхетдинов Ядкәр (Наласа)

45 кг:1 урын – Мөхетдинов Әнгам (Наласа) 2 урын – Искандаров Ильяс (АСОШ №6)3 урын – Сайфутдинов Рафаэль (Наласа)3 урын – Хайруллин Айдар (Кәче)

50 кг:1 урын –Зиятдинов Радил (Иске Чүриле)2 урын – Азамов Азамат (Кәче)3 урын – Абдулзалиев Рафил (АСОШ №6)3 урын – Богданов Богдан (Иске Чүриле)

55 кг:1 урын – Нуриев Марат (АСОШ №6)2 урын –Терентьев Родион (Иске Чүриле)3 урын – Хадиев Раяз (Яңа Кенәр)3 урын –  Аскаров Самат (АСОШ №7)

60 кг:1 урын – Галлямов Данил (АСОШ №6)2 урын –Валиахметов Нияз (Кәче)3 урын – Хузиахметов Раушан (Яңа Кенәр)3 урын – Мирзакасимов Жасурбек (Курса Почмак)

65 кг:1 урын –  Хабибуллин Ранил (АСОШ №6)2 урын –  Ахмадуллин Рамил (Кәче)3 урын –  Замилов Камил (Яңа Кенәр)
3 урын –  Галимзянов Илназ (Наласа)

70 кг:1 урын –  Акулов Кәрим (Иске Чүриле)2 урын – Ахмадеев Данир (Курса Почмак)3 урын – Ахметзянов Азат (Иске Чүриле)
3 урын – Ибатуллин Ильмир (Яңа Кенәр)

2008 нче елгы егетләр арасында:

60 кг:1 урын – Курбангалиев Айнур (Яңа Кенәр)2 урын – Рахимов Рәзил (Кәче)3 урын – Файзуллин Иван  (АСОШ №6)3 урын – Гарипов Рәмис (Наласа)
70 кг:1 урын – Искандаров Ислам  (АСОШ №6)2 урын – Мухаметзянов Ильяс (Наласа)3 урын –Сабиров Адель (Яңа Кенәр)3 урын – Галиев Инсаф (Иске Чүриле)

2007 нче елгы егетләр арасында:

80 кг:1 урын – Валиев Илфар (Наласа)2 урын – Валиахметов Дияз (Кәче)3 урын – Тухфатуллин Әмир (Наласа)3 урын – Мөхетдинов Әнвәр (Наласа)

Командалар арасында:

1 урын – Наласа мәктәбе

2 урын – АСОШ №6

3 урын – Иске Чүриле мәктәбе.

4 урын – Яңа Кенәр мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X