Наласа хат ташучысы Диләрә Хәсәнова: «Район газетасын элек 120 кеше алдырса, хәзер яртысы гына калды»
Ул елмаеп килеп кергәч, бүлмә яктырып киткән кебек булды. Бу ханымның күзләре, йөзеннән үк якты нур бөркелә
Мөхәррир таныштырганнан соң эшнең нидә икәне аңлашылды – халык арасында, кешеләр белән даими аралашып яшәүче хат ташучылар нәкъ менә шундый ачык йөзле, ягымлы карашлы булырга тиеш тә.
Ничә ел рәттән инде “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте район газетасына һәм үзендә басылган газета-журналларга яздыру буенча “Иң яхшы район хат ташучысы”н барлау максатында, хат ташучылар арасында бәйге уздыра. Узган атнада чираттагы бәйгенең җиңүчеләрен, ягъни, 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы район хат ташучысы”н атадылар. Җиңүчеләр арасында Наласа хат ташучысы Диләрә Хәсәнова да бар.
Диләрә ханым 2003 елдан бирле бу хезмәтне башкара. Соңгы елларда авылда почта бүлекчәсе дә юк, өенә китерәләр. Әмма шуңа да карамастан, ул үз эшен намус белән үти, авыл халкы арасында ихтирамга лаек. Шуңа аны һәр өйдә көтеп алалар. Ел да газета-журналларга яздыру буенча планны арттырып үтәп бара. Алты ел рәттән Диләрә Хәсәнова “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе үткәргән бәйгедә җиңүче булды. Алай җайлы гына җиңү түгел ул. Аның өчен халык белән уртак тел таба белергә, авылны кимендә егерме тапкыр әйләнеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үтемле итеп сөйләшә алырга, бәйге шартларын үтәргә кирәк, ягъни газета-журналларга язылучылар саны йорт саны буенча процентларда гына чыгарылып калмый, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимемәскә дә тиеш. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте шуның өстенә үзендә бастырылган газета, журналларга яздыруны да максат итеп куя. Шулардан чыгып бәйгенең җиңүчесе билгеләнә.
Диләрә Хәсәнова 2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына 56 кешене яздырткан. Узган елның шушы чорында ул 50 булган. Планны 112 процентка арттырып үтәгән. Хуҗалыклар саны 192. Моннан тыш аның тырышлыгы белән “Казан утлары” журналын авылда 22 кеше алдыра. Гомуми тираж 104 булган.
Тантанада Наласа авылы хат ташучысына диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
– Бүген бирегә алтынга тиңнәр җыелган. Фидакарь почта хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерәм. Алар – иң хөрмәтле кешеләр, – диде “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
– Минем дә иң активларга олы рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. – Почтадан башка безгә бик кыен булачак. Без бер-беребезгә терәк һәм кирәк. Бүген районның иң яхшы хат ташучылары, почта җитәкчеләре булгансыз икән, сез генә түгел, без дә сезнең белән горурланабыз.
Диләрә Хәсәнова Урта Бирәзә авылыннан.
Әтисе Фарис шофер, әнисе Оркыя колхозчы. Ике бала үсәләр. Диләрә Арчаның өченче мәктәбендә белем ала. Технология укытучысы Марзия Гыйльметдинова дәресләрендә тегү серләренә төшенә. Арчада көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлаганнан соң, комбинатның Наласадагы филиалына эшкә кайта. Дизайнер булырга хыяллана. Казанга укырга китә алмый кала, Наласа егете Илнур белән танышып, унсигез яшендә аңа кияүгә чыга. Тормыш аның язмышын шулай көйләп куя.
Яшь ханым башта колхоз ашханәсен җитәкли. 2003 елда урын бушау белән почтага урнаша. Өч кызлары – Динә, Ләйсән, Илмира – туа.
– Икесе гаиләле инде, – ди Диләрә ханым. – Кечесе педагогика көллиятендә өченче курста укый. Өч оныгым бар. Илнур гына янымда түгел, ул алты ел элек вафат булды.
– Ничек вакытлы матбугатка яздыру планын ел да үтәп барасыз? Сере нәрсәдә, – дип кызыксынабыз.
– Бернинди сере юк. Ташламалы яздыру вакытында: “Газета-журналларга языласызмы?” – дип сорыйм. Ризалык бирү белән яздырам да куям. Каршы килгәннәре юк, – ди ул елмаеп. – Дөрес, саны кимеде. Район газетасын элек 120 кеше алдырса, хәзер яртысы гына калды.
Почта хезмәткәрлә-ренең эше чиксез күп. Өендә генә эшләсә дә, Диләрә Хәсәнова товарын да сата, пенсиясен дә өләшә, өлкәннәрдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә ала, иминият эшен дә башкара.
– Мондый бәйгеләрне районда ел да оештырып, алдынгыларны бүләкләп торабыз, – диде тантанада чыгыш ясап “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин. – Әмма Казанга чакырып бүләкләү авыл хат ташучысы өчен зур вакыйга. Киләчәктә дә мондый бәйгеләр дәвам итсен иде. Кулга-кул тотынып эшләп, вакытлы матбугатка яздыру буенча планны арттырып үтәргә тырышырбыз. Бергә-бергә эшләргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев