erid:2VtzquqpS7d
Ноябрь аенда кыска эш атнасы булачак
Арча яңалыклары

Ноябрь аенда кыска эш атнасы булачак

Ноябрь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Бәйрәм алдыннан, Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, 3 ноябрьнең эш көне 1 сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыныңматбугат хезмәте.

Шулай ук 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм якшәмбегә туры килә. Әмма, төбәк законнары нигезендә, ял көннәре һәм бәйрәм көннәре бер көнгә туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән – 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк.

Чыганак  https://tatar-inform.tatar/news/noyabr-aenda-kyska-es-atnasy-bulacak-5861690


Нет комментариев