erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Нур" телестудиясе татарча фильм төшерде

"Милли мультfest" кинофестиваленә фильм әзер

Ноябрь ахырында сайтыбызда һәм газета битләрендә районыбызның "Нур" телестудиясенә йөрүче укучылар "Милли мультfest" кинофестивалендә катнашулары турында язган идек. (Әлеге сылтама буенча кереп укый аласыз http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/film-tshersegez-kils )

Фестивальгә төшергән фильм әзер һәм "Нур"лылар эшләрен бәйгегә җибәрә.

Без Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипова белән очрашып сөйләштек. Ул башкарган хезмәте белән уртаклашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Моңарчы без рус телендә фильмнар эшләп, бәйгеләрдә катнаша идек инде. Бу - татар телендә төшергән беренче хезмәтебез. Әтнәдә оештырылган татарча фильмнар бәйгесенә дип эшли башлаган видеобызны без "Милли мультfest" кинофестиваленә тәкъдим итәргә булдык. Туфан Миңнуллинның берничә истәлеген берләштереп, үзебезгә яраклаштырып, сценарий төзедек тә, кыска метражлы фильм төшердек. Тик фильмга туры килерлек актерлар табу да җиңел эш түгел. Кечкенә Туфан роленә туры килгән малайны эзләү шактый вакыт алды. Студиягә йөргәннәр арасында булмады. Шулай бер көнне, бинадан чыгып барганда, урындыкта утырган малайга күзем төште. Туризм түгәрәгенә йөрүче Әмирхан нәкъ шул рольгә туры килеп тора. Минем мөрәҗәгатьне ул кире какмады. Геройлар җыелып беткәч, Кырлай авылында фильмны төшердек, монтажладык. Бүген ул тулысынча әзер..- дип сөйләде Зөлфирә Маннаповна. 

"Нәсел җебе" фильмын сезгә дә тәкъдим итәбез.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


"Нәсел җебе" кыска метражлы фильм

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/xkZvOvSpvGU

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре фильм