erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Очрашулар тарихка кереп кала

Дулкынландыра...

Арча педагогика көллиятендә 1960елны укырга кергән студентлар очрашуга килде. “Әлифба” музеенда үтте ул. Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев очрашуны атаклы әлифбачылар Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова укучылары белән оештырды. 29 мартта Рәмзия апаның туган көне. 1914 елда туган. 112 ел. Шул уңайдан тарихи, истәлекле искә алу булды.

Дамир Таҗиев кулына гармунын алды. Үзе уйнап, Сәләй аганың яраткан җыры “Олы юлның тузаны”н үзе башкарды.

Олы юлның тузанын

Үзем күрдем тузганын.

Белми калдым, сизми калдым

Яшь гомеремнең узганын.

Яшь гомерләр сизелми үтеп китә шул... Маҗаралы балачак. Бөек Ватан сугышында Сәләй ага әсирлеккә эләгә. Сугыш бетеп, әсирлектән котылгач та, туган ягына кайта алмый, хыянәтче дип, 10 елга сөргенгә сөрәләр. Сугышка кадәр Сәләй белән Рәмзия өйләнешеп, ике балалары - Камил белән Римма туган була. Рәмзия ханым ике баласын ияртеп, ире янына лагерьга барып йөри. Тормыш аяусыз. “Хыянәтче ире” янына барып йөрүче хатынны эшеннән алалар, фатирдан чыгаралар. Балалары белән танышларына сыенган Рәмзия ханым иреннән хат ала. Баш тарт миннән, фамилияңне алыштыр, шунсыз сиңа көн күрсәтмәячәкләр, балалар турында уйла, мин монда ничек тә түзәрмен, минем өчен кайгырма, дип яза Сәләй Гататович. Башка чара калмый, Рәмзия Вәгыйзова яңадан Вәлитова була.

Бүгенге очрашуга кайтыйк. 1960 елда Арча педагогия училишесына укырга кергән һәм 1964 елны укуны тәмамлаган бер төркем 80 яшьлек  “студентлар” очрашуга килде. “Алар бер төркемдә укыган кызлар: Казаннан профессор Дания Әхмәтова, Арчадан Сәвия Сафина, Биектау районы Өнсә авылыннан Мөршидә Нотфуллина, Баулыдан Раушания Талипова, Яңа Кенәрдән Фәрия Галиева, Шурадан Рәфия Нуриева. Һәркайсы белән Дамир Таҗиев таныштырып чыкты. Заманында Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән Илдус Абдрахманов, аның тормыш иптәше Флера ханым да килгән иде. Сәләй ага белән Рәмзия Вәлитованың килене Лилия ханым, Әлифба музее җитәкчесе булып эшләгән Сания Камалетдинова да биредә.

  • Арча педагогия көллиятенең тарихы бик бай, дип сөйләде директор Гөлнара Гарипова. – Без декабрьдә көллиятнең 95 еллык юбилеен үткәрдек. Ел саен 170 укытучыны әзерләп чыгарабыз. Барысы 16 меңләп укытучы! Арча педагогия көллиятендә уку җиңел түгел. Максатыбыз көчле, югары сыйфатлы белем бирү. Бүген Татарстанның 15 шәһәр һәм районыннан, Россиянең 12 төбәгеннән килеп укыйлар. Без үзебезнең укытучыларыбыз, укучыларыбыз белән горурланабыз. Көллият бакчасында “Әлифба” дәреслегенә багышлап ясалган  һәйкәлне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бронзадан эшләтеп куя алдык. Хәзер ул безнең мәңгелек һәйкәл.

Очрашуга килгән ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре