erid:2VtzquqpS7d
Печмәнтауда «Күңелле балачак»
Арча яңалыклары

Печмәнтауда «Күңелле балачак»

Печмәнтау авылыннан Зөлфия Минһаҗева яза.

Авылыбызда бик күркәм бәйрәм булып узды.  "Күңелле балачак" дигән бәйрәмгә берәү дә битараф калмады.  Ак яулыклы әбиләр дә,  түбәтәйле бабайлар да,  балалар да - авыл халкы бик рәхәтләнеп килделәр.

Аллаһы Тәгалә көнен дә матур,  кояшлы итеп бирде. Эш белән генә түгел,  матур итеп ял да итә белергә кирәк шул

Бу бәйрәмне бигрәк тә авылдашлар,  балалар көтеп ала. Бәйрәм башланганчы ук мәйданда бәйрәм рухы хөкем сөрә иде инде.  Музыка уйнап торды.

И-и балалар сөенделәр дә инде.  Төрле уеннарда катнаштылар. Капчык киеп йөгерделәр,  кашыкка йомырка салып узыштылар.  чүлмәк ваттылар. . .  - уеннар күп иде.  Катнаш кына. 

Балаларга өлкәннәр дә кушылды. Бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Уеннарда катнашкан һәр бала бүләк алды. Бу бәйрәмне оештыручыларга,  акчалата ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт.

Бәйрәмне оештыруда тырышып йөргән бригадир Хәмиткә,  Әльфинур белән Ләйсәнгә бөтен авыл халкы исеменнән зур рәхмәт. Балаларны куандырган өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын.

Ил-көннәребез тыныч,  үзебез исән-сау булып,  алдагы елларда да авыл Сабантуйларын күрергә язсын. 
Зөлфия Минһаҗева. 
Печмәнтау авылы.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев