erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия бүлеге 10 мең һәм 5 мең сумлык түләүләр кайсы гаиләләргә кагылуын аңлатты

Татарстанда аерым бер гаиләләр Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән 5 мең һәм 10 мең сумлык түләүләрнең икесен дә ала алачак. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук аңлатты.

«Әгәр тиешле шартлар үтәлсә, ике түләү башкарыла. Мәсәлән, балага 15 майда өч яше тулса, бу гаилә айлык биш мең сумны да, бер тапкыр бирелә торган ун мең сумны да алачак, чөнки бала 3 яшьтән 16 яшькә кадәр яшь аралыгында. Әгәр балага 1 июльдән соң гына 3 яшь тулса, 10 мең сумлык түләү аңа каралмый», — диде белгеч.

Светлана Гайдук сүзләренчә, бер тапкыр биреләчәк ун мең сумлык түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә. Быел 11 майдан соң 16 яше тулучылар бу категориягә керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук, апрель, май, июнь айларында 5 мең сумны беренче баласы 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган һәр гаиләгә биреләчәк. Башта бу акча ана капиталына дәгъва иткән гаиләләргә генә кагыла иде. Гаризаны быел 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый.

 https://tatar-inform.tatar/news/press/14-05-2020/maska-ly-revolyutsiya-n-rs-g-kitererg-m-mkin-sh-ri-kazan-5742559

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X